Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзорда чәй эчүдән һәм эштәге киңәшмәләрдән баш тартырга чакырдылар

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә Республика халкын хезмәттәшләре белән бергә эшләүдән баш тартырга чакырдылар. Бу хакта  ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә эш буенча контактны мөмкин кадәр чикләргә кирәк: барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә, эшләргә теләсә нинди утырышларны төшереп калдырырга кирәк. Кызганычка каршы, бу фактлар очраша-бергәләп чәй эчү, төшке ашлар, туган көннәрен һәм төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү», - дип сөйләде спикер.
Авдонина коронавирус белән авыручыларның төп өлешен эшчеләр (23%) һәм хезмәткәрләр (24%) тәшкил итә, дип искә төшерде.
"Шуңа бәйле рәвештә эш бирүчеләргә офисларда һәм эш урыннарында барлык профилактика чараларын тайпылышсыз үтәүгә игътибар итәргә телим", — дип билгеләп үтте Авдонина.
Авдонина сүзләренә караганда, хезмәт коллективларында киеренкелек барлыкка килгән. Ведомство 127 хезмәт коллективын тикшергән, анда бер хезмәткәр Covid-19 авырган, шуларның 83 ендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга китерергә мөмкин булган бозулар булган.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/14-10-2020/v-rospotrebnadzore-rt-prizvali-otkazatsya-ot-chaepitiy-i-ochnyh-soveschaniy-na-rabote-5778619

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев