Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор туристларны Европада А гепатиты очраклары арту турында кисәтә

Европа үзәге мәгълүматлары буенча, Европаның 20 иле соңгы 16 ай эчендә әлеге авыру белән бәйле 2873 очрак булуы турында хәбәр иткән. ("Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте Россия туристларын Европада А гепатиты килеп чыгуы турында кисәтә. Бу хакта "Известия" яза. Европа үзәге мәгълүматлары буенча,...

Европа үзәге мәгълүматлары буенча, Европаның 20 иле соңгы 16 ай эчендә әлеге авыру белән бәйле 2873 очрак булуы турында хәбәр иткән.

("Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте Россия туристларын Европада А гепатиты килеп чыгуы турында кисәтә. Бу хакта "Известия" яза.

Европа үзәге мәгълүматлары буенча, Европаның 20 иле соңгы 16 ай эчендә авыру белән 2873 очрак булуы турында хәбәр иткән.

Әлеге илләр исемлегенә Австрия, Англия, Бельгия, Дания, Германия, Греция, Ирландия, Испания, Италия, Латвия, Мальта, Норвегия, Швеция, Португалия, Словения, Уэльс, Финляндия, Нидерланд, Франция һәм Эстония кергән. Белгечләр билгеләп үтүенчә, вазгыять тагын да начарланырга мөмкин.

Белгечләр җиткерүенчә, Европада иң күп авыру очраклары үзара җенси бәйләнешкә кергән ир-атлар арасында булуы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев