Мөслим-информ

Роспотребнадзор: Татарстанда әлегә грипп белән авырмыйлар, бары тик рино һәм бокавирус кына

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанлылар хәзер грипп белән авырмый, әлегә риновирус һәм бокавирус белән зарарлану очраклары гына теркәлә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Соңгы атнада безнең негриппоз этиология вируслары табылды. Бу безнең бокавирус һәм риновирус-11 очрак», - дип билгеләп үтте спикер.
Любовь Авдонина шул ук вакытта Татарстанда грипп белән зарарлану очракларының әлегә кадәр ачыкланмавын ассызыклады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыруларны лаборатор мониторинглауны дәвам итә, дип белдерде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: