Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор: Россиядә җитештерелгән сөт ризыкларының 4 проценты – фальсификат

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 106 тонна сөт һәм сөт ризыгы сатудан алынган, дип яза Татар-информ. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте уздырган тикшерүләрдән соң 2017 елның 9 аенда 3,9 процент сөт һәм сөт ризыкларының фальсификат продукция икәнлеге ачыкланган. Бу хакта идарә тармагы мәгълүматларына сылтама белән ТАСС...

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 106 тонна сөт һәм сөт ризыгы сатудан алынган, дип яза Татар-информ.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте уздырган тикшерүләрдән соң 2017 елның 9 аенда 3,9 процент сөт һәм сөт ризыкларының фальсификат продукция икәнлеге ачыкланган. Бу хакта идарә тармагы мәгълүматларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"9 ай эчендә продукциянең сыйфатын ачыклау максатыннан сөт һәм сөт ризыкларына 38 мең проба уздырылды. Аларның 6,6 проценты норматив таләпләргә туры килмәсә, 3,9 процентының фальсификат ризык булуы ачыкланды", - диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор уздырган тикшерүләрдән соң 106 тонна сыйфатсыз сөт һәм сөт ризыгы сатудан алынган, намуссыз җитештерүчеләр, гомумән алганда, 65 миллион сум штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X