Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор Россиядә дуңгыз гриппының беренче очрагын теркәгән

Авыру илнең көньяк төбәгендә килеп чыккан, дип яза "Татар-информ".

Роспотребнадзор Россиядә дуңгыз гриппының беренче очрагын теркәгән: яңа сезонда H1N1 гриппының беренче очрагы илнең көньяк төбәгендә ачыкланган. Авыручылар - дүрт кешедән торган, шул исәптән йөкле хатын-кыз булган, гаилә, дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча (Роспотребнадзор) федераль хезмәт башлыгы Анна Попова.

"Грипп вируслары безнең территориядә бар - дүрт кешедән торган гаилә: олы яшьтәге хатын-кыз, ике кечкенә бала һәм аның йөкле кызы", - дигән Попова.

ТАСС агентлыгы язганча, әлеге авыру очрагы Россиянең көньяк төбәгендә теркәлгән. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, авырган хатын күптән түгел Согуд Гарәбстанында булып кайткан.

Попова билгеләп үткәнчә, барлык авыручылар дә савыгып килә. Россиянең баш санитар табибы ассызыклаганча, H1N1 вирусының үсеше Кытайда һәм көньяк ярымшарда күзәтелә. "Вазгыятьне тотрыклы итү өчен барлык медицина оешмалары тулы әзерлектә тора", - дигән Попова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев