Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор мәктәп портфелен дөрес сайларга өйрәтте

Идарәнең сайтында хәбәр ителгәнчә, балалар товарларын сатып алганда, иң беренче аның маркировкасында урнаштырылган мәгълүматны өйрәнергә кирәк.

Роспотребнадзор балага ничек дөрес һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек итеп мәктәп портфелен сайларга кирәклеген сөйләде, дип хәбәр РИА "Новости".

Идарәнең сайтында хәбәр ителгәнчә, балалар товарларын сатып алганда, иң беренче аның маркировкасында урнаштырылган мәгълүматны өйрәнергә кирәк. Әгәр дә шик барлыкка килсә, сатучыдан әлеге товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документ сорарга мөмкин.

"Укучы портфеленең алгы, кырый өлешендә һәм өстендә утны кире кайтара торган элементлы деталь булырга һәм ул капма-каршы төсләрдән ясалырга тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен букчаларының арка яклары форма тота торган итеп җиһазланырга тиеш", - диелә хәбәрдә.

Аерым алганда, башлангыч сыйныф укучысы портфеленең озынлыгы яки биеклеге 30-36 саниметрны, алгы ягы 22-26 сантиметрга якын, киңлеге 6дан 10 сантиметрга кадәр тәшкил итә. Җилкә каешы 60-70 сантимердан да ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев