Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде

Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала.

(«Татар-информ»). Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Яңа елга тәм-томнар сайлау буенча ата-аналарга хәзердән үк үз киңәшләрен биргән. Бу хакта "Башинформ" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләк сайлаганда, этикеткага игътибар итәргә, анда товарның куллану үзлекләре (җитештерелгән көне һәм урыны, азык кыйммәте, составы, саклау шартлары), яраклылык вакыты, авырлыгы, җитештерүченең адресы һ.б. мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш.

Санитар нормалар буенча, азык-төлек җыелмасында төшле өрек, арахис, алкоголь кулланып ясалган тәм-томнар, шулай ук карамель, кремлы пирог һәм йогырт, сагыз булмаска тиеш. Уенчыклар салган очракта, алар махсус төргәктә булырга тиеш. Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала. Роспотребнадзорда кайнар линия дә эшли, дип искәртә инспекторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев