Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роскомнадзор балалар өчен интернет-казино аналогларын ачыклаган

Идарә тармагында әйтүләренчә, җиде сайт ябылган, тагын унысының хуҗалары кисәтелгән, дип яза "Татар-информ".


Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) уен контентында катнашу өчен балалар акча сала торган җиде сайтны япкан. Бу хакта якшәмбе көнне әлеге федераль хезмәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип җиткерә INTERFAX.RU.

"Барлык сайтлар "Counter-Strike: Global Offensive"ка багышланган, анда уен эчендә сатып алу мөмкинлеге бирелә", - диелгән хәбәрдә.

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге сайтларда яшь интернет-аудиториягә ставкалар аша сатып алу тәкъдим ителә, бу исә интернет-казино аналогы булып тора.

Федераль салым хезмәте күрсәтмәсе буенча тыелган сайтларга барлыгы онлайн-тотализаторларның 21 сайт хуҗалары кертелгән: җиде сайт ябылган, дүртесе гамәлдән чыгарылган, тагын унысының хуҗаларына тыелган мәгълүматка керүне чикләү турында кисәтү җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев