Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Гүзәл Мәгъдәновадан роллы рецепты

Роллы – япон кухнясы ризыгы. Әле кайчан гына аны кафе-рестораннарда гына ашарга яки заказ белән өйгә китертергә була иде.

Роллы – япон кухнясы ризыгы. Әле кайчан гына аны кафе-рестораннарда гына ашарга яки заказ белән өйгә китертергә була иде. Бүген исә өй шартларында роллы әзерләүчеләр дә шактый. Мөслимнән Гүзәл Мәгъдәнова да роллыны үзе әзерли икән. Аның серләрен газета укучыларыбыз белән дә бик теләп уртаклашты.
– Роллы өчен дөгене су үтә күренмәле булганчы юарга һәм ярты-бер сәгать дәвамында киптерергә кирәк. Дөгене, суга салып, 30 минут пешерәсе. Аннан соң кастрюльне, уттан алып, капкачын ачмыйча, плитәдә 15 минут тотарга. Дөгене агач, пыяла яисә пластмасса савытка салырга һәм суши өчен дөге уксусы өстәргә (бер стакан пешкән дөгегә 1 чәй калагы исәбеннән). 
Агач калакчык белән, кискәндәге кебек хәрәкәтләр ясап, дөгене болгатырга. Бу дөге бөртекләре бер-берсеннән аерылсын өчен эшләнә. Дөгенең өстен каплап куярга. Исегездә тотыгыз: суши ясаганда дөге кайнар да, салкын да түгел, ә җылы булырга тиеш. Әзер дөгене шул ук көндә файдаланырга кирәк. Суыткычта ул ката һәм аннан ясалган суши коры, тәмсез булачак. 
Ингредиентлар: дөге 350 г, нори (суүсемнәр), еланбалык, креветка, сливочный сыр, еланбалык өчен соус, кыяр (авокадо), кунжут, дөге уксусы – 80-100 мл, су – 360 мл, бамбук чыпта һәм азык пленкасы. 
Азык пленкасына төрелгән бамбук чыптаны алдан әзерлибез. Норига тигезләп дөгене җәябез. Бер башыннан кысып әйләндерү өчен җайлап калдырабыз. Сливочный сыр, тәменә карап кыяр (авокадо), краб таякчыклары (пешкән креветкалар) җәябез. Эчлекне тигез итеп сыларга кирәк. Аннан соң ипләп кенә кысып, шакмаклыйбыз. Өстенә, юка гына итеп кыеклап кисеп (матур булсын өчен), еланбалыкны тезәбез. Тагын бер тапкыр кысабыз һәм роллылар әзер.    
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X