Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин. Мөслимгә китеп барабыз...

14-15 сентябрь көннәрендә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте. Районыбызга килгән бертөркем язучылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Шагыйрь Мөслимнән алган тәэсирләрен шигъри юлларга салган. Мөслимгә китеп барабыз… Мөслимгә китеп барабыз, Мең тапкыр булган якка, Берсеннән-берсе талантлы Шагыйрьләр туган якка!.. Мөслимнәр алар алдыра Күңел белән,...

14-15 сентябрь көннәрендә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте. Районыбызга килгән бертөркем язучылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Шагыйрь Мөслимнән алган тәэсирләрен шигъри юлларга салган.

Мөслимгә китеп барабыз…

Мөслимгә китеп барабыз,

Мең тапкыр булган якка,

Берсеннән-берсе талантлы

Шагыйрьләр туган якка!..

Мөслимнәр алар алдыра

Күңел белән, сүз белән.

Алар матурлыкларга да

Карый башка күз белән…

Башкаларга караганда

Алар күпкә хислерәк.

Мөслимнәрнең һәркайсысы

Җырчы, шагыйрь төслерәк!

Мөслимнәрнең кояшында

Кем генә кызынманган?

Мөслим халкы табигыйрәк,

Әлегә бозылмаган.

Мөслимнең кешеләре дә

Ихласрак, беркатлырак.

Егетләре дә тапкыррак,

Кызлары да татлырак…

Әллә каян ук күренә

Аларның мөслимлеге.

Ә мөслимлек мөслимнәрнең,

Әлбәттә, өстенлеге!..

Мөслимгә китеп барабыз…

Очып барабыз инде!

Мөслим бик үзгәргән, диләр…

Баргач, карарбыз инде!

Үзгәргәндер, үзгәрсә дә

Калыр ул үзе булып,

Татар шигыренең сүзе,

Милләтнең йөзе булып…

Мөслим тагын да яктырыр

Безнең якты теләктән…

Мөслимнеке булмасам да,

Мин дә шушы төбәктән!

Роберт Миңнуллин.

14.09.17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев