Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәмзия Габделхакова килде! Фоторепортаж

Район ветераннар советы каршында эшләүче “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы актив эшчәнлек алып бара. Язучылар, сәнгать әһелләре һәм күренекле шәхесләр белән очрашулар, төрле темага диспутларга өлкәннәр дә укучылар да яратып йөри. Шушы көннәрдә генә үзәк китапханәдә үткән язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашуга да әдәбият сөючеләр күп килгән иде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы язучы Рәмзия Габделхакова иҗатка бик яшьли килә. Беренче, шигырьләре, проза әсәрләре район газеталарында басыла. Лениногорскида әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп, каләмен чарлый. Соңрак әлеге берләшмәне үзе җитәкли. Лениногорск районының “Заман сулышы” газетасында эшләгән елларында журналист һәм язучы хезмәтен бергә алып бара.

Язучы бүген аеруча актив иҗат итә. Аның шигырьләре, проза һәм драма әсәрләре тупланган китаплары әдәбият сөючеләр арасында популярлык казанды. Әсәрләре республикада чыгучы газета-журналларда да дөнья күрә. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында танылу алды.

Очрашуда катнашучылар төрле жанрларда иркен язучы авторның иҗатына бәя бирделәр. Халык язучысы Фоат Садриев Рәмзия Габделхакованың иҗатына битараф булмавын билгеләп үтте. Аны чынбарлыкны ачык гәүдәләндерүче, романтик хисләргә, тирән кичерешләргә бай автор, дип бәяләде.

Чарада Мөслим урта мәктәбенең 7 класс укучылары да катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк: күпләр Рәмзия Габделхакованың иҗаты белән социаль челтәрләрдә дә танышып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X