Мөслим-информ

Әрмәннәр – үзенчәлекле халык

– Без – телебезгә генә түгел, гаиләбезгә, тормыш иптәшебезгә, балаларга тугрылык саклый торган халык. Кемгә дә булса буйсынырга теләмәү характерыбызда да ачык чагыла, – ди Мөслимнең әрмәннәр диаспорасы җитәкчесе Самвел Оганян.

Алар буйсынырга яратмый 
Җирлегебездә татар, рус, мари, крәшен халкы тату гомер кичерә. Соңгы елларда җирлегебездә әрмәннәр дә күренә башлады. Әрмәннәр – борынгы һәм үзенчәлекле халык. Аларның берничә меңьеллык мәдәнияте бар. Әрмәннәрнең гореф-гадәтләре кызыклы, йолалары бик үзенчәлекле. Энергияле, максатчан, хезмәт сөючән әрмәннәр һөнәргә һәм укуга һәвәс булулары белән дә аерылып торалар. 
– Без – телебезгә генә түгел, гаиләбезгә, тормыш иптәшебезгә, балаларга тугрылык саклый торган халык. Кемгә дә булса буйсынырга теләмәү характерыбызда да ачык чагыла, – ди Мөслимнең әрмәннәр диаспорасы җитәкчесе Самвел Оганян. 
Самвел Оганян Мөслимдә 1995 елдан бирле гомер кичерә. Ул “Омега” төзелеш җәмгыятен җитәкли. Безнең җирлекне ул бер күрүдә ошата, үз итә. Өлкән абыйлары районга 80нче елларда кайтып төпләнә. Аларның берсе – район үзәгендә, икенчесе Шуганка авылында гомер кичерә. 
– Әрмәнстан – бик күп гасырлар дәвамында рухи байлыгын саклап яшәүче ил. Бүген дә әрмән халкы динен һәм мәдәниятен, никахының ныклыгын саклый, өлкәннәрне олылау, туганлык элемтәләрен ныгыту, үзара ярдәмләшү һәм кунакчыллык кебек күп гасырлык милли традицияләрне җиренә җиткереп үти. Әрмәннәр – бераз темпераментлы һәм кызып китүчән, әмма шул ук вакытта кунакчыллыгы белән танылган ачык һәм киң күңелле халык. Без беркайчан да йортның капкасын ачып кергән кешене борып чыгармыйбыз. Табында булганы белән сыйлап, кунак итәбез. Беребезгә кайгы килсә, аны күмәкләшеп үткәрәбез, терәк булырга, ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Мөслимдә гомер итүче Паша Никогосян. 
Үбешү – дуслык билгесе 
Беренче очрашу, танышу вакытында әрмәннәр бер-берсенең кулларын гына кысалар. Якын дусларны очратканда кул кысышу гына түгел, татулык билгесе булган үбешү дә бар. Бу кайберәүләрне аптырашта да калдыра. Ничек инде, ир заты бер-берсен битеннән үбәргә мөмкин?! Бу – гап-гади дуслык билгесе. 
Әрмәннәр белән аралашкан кеше, “джан” дигән сүзне һәр җөмләгә “кыстырып” сөйләшүгә игътибар итәдер. Бу әңгәмәдәшкә ягымлы мөнәсәбәтне белдерә, безнеңчә “җаныкаем” була инде. “Цавт танем” сүзтезмәсе дә киң кулланылыш тапкан әлеге халыкта. Ул “барлык борчу-авыртуларыңны үземә алам” мәгънәсендә тәрҗемә ителә. 
Кызыл алма – 
сафлык билгесе 
Әрмән халкы өчен туйлар мөһим роль уйный. 
– Туй – безнең өчен иң зур бәйрәм. Ул берничә өлештән тора: сүз куешу, туй тантанасы. Туйларны элеккеге кебек атна дәвамында бәйрәм итмәсәләр дә, бәйрәмдәге халык саны элеккечә бик күп була. Әрмән туеның шаһитлары – озак еллар матур гомер кичергән, иң якын һәм хөрмәтле гаилә пары. Алар яңа гаилә өчен яшьләрнең гомер азагына кадәр җаваплы санала, – ди Самвел Оганян. 
Туйдан соң кияүнең туганнары кәләшнең әти-әнисе өенә таңнан ук кызыл алма алып киләләр. Бу кәләшнең сафлыгына ишарәли. Туйда кәләшнең кулына сабый бала тоттыралар. Ул, һичшиксез, ир бала булырга тиеш. Бу яшь парның беренче баласы ир бала булачак дигән мәгънәне белдерә. Традицион рәвештә әрмән гаиләләре күп балалы. Гаиләдә бала туу – әрмән халкы өчен иң зур шатлыкларның берсе. Ир бала тууга күбрәк сөенәләр. Сабый тугач, аны 40 көн дәвамында якыннарыннан башка берәүгә дә күрсәтмиләр. 
Тозлы печенье пешерсәң – егетең килә 
Әрмән халкының бик күп бәйрәмнәре, үзләренә генә хас йолалары бар. “Борындык” бәйрәмен аеруча ярата алар. Кыш ахырында билгеләп үтелүче бәйрәм учак аркылы сикерүдән гыйбарәт. Бәйрәм атрибуты булган зур учак чиркәү ишегалдында ягыла. Аның аша сикергән яшь парлар бөтен начарлыклардан, явызлыктан һәм бәхетсезлектән чистарына, дип санала. Нәкъ менә шул көн белән Әрмәнстанга яз килә икән. 
“Вардавар” дигән су бәйрәме бар. Ул август башында билгеләп үтелә. Нәкъ шушы вакытта җәйнең иң эссе чоры күзәтелә, кырларда корылык хакимлек итә. Халык бу көнне, бер-берсенә су сибеп, ил-көннәргә иминлек тели. 
Элек, туйга өч атна калгач, кызлар сулы савытка бодай белән солы салып, аның үсеп чыгуын көткәннәр, өйләнешәсе парлар шул савыттагы су белән коенган. Кайбер гаиләләрдә әлеге гадәт әле дә саклана. 
Изге Саркис көнен әрмәннәр 13 февральдә билгеләп үтә. Бәйрәмне әрмән кызлары аеруча көтеп ала икән. Бу көнне алар махсус тозлы печенье пешерә. “Ахаблит” дип аталучы печеньега он да, тоз да тигез микъдарда салына. Йоклар алдыннан кызлар печеньены ашап бетерәләр. Ышанулар буенча, төнлә кызның төшенә аның булачак ире керә. Ул эчәргә су алып килә. 
“Цахказард” дигән яз бәйрәмендә халык, гыйбадәтханәгә барып, тал ботакларын изгеләндерә һәм балаларына талдан тәкыя ясап кидерә. 
Кунакка барсаң – ач бар 
Әрмән халкында кунакта булганнар беләдер: сезне егылганчы ашатып, тамагыгызны туйдырып озатачаклар. Шулай булгач, мәҗлескә ач килүең хәерле. Сез йортта беренче тапкыр икән, әрмән кунакчыллыгын үзегездә сынап карарга, хуҗабикә әзерләгән барлык ризыкларны татып карарга мәҗбүр буласыз. Ризыктан баш тартсагыз, хуҗаларның үпкәләве бар. Әрмән халкы кунакны Ходай бүләге дип кабул итә һәм “бүләкләрнең” ашказаны тулы булсын дип кайгырта. 
Гомумән, әрмән халкының үзенә генә хас традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында әллә никадәр тәмләп язарга булыр иде. Әрмәннәрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, игътибары, үзара ярдәмләшеп яшәве үрнәк итеп куярлык. 

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: