Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхәтләнеп яуды кары!

Дүрт көн рәттән яуган кар айлык норманы тәшкил итте.

Соңгы көннәрдә кар күп яуды. Бу, үз чиратында, юл­чыларга зур мәшәкатьләр тудырды. “Парковкаларны кардан чистартмаганнар!”, “Тротуарлардан йөрмәле түгел!” дип, редакциягә шалтыратучылар байтак булды.

– Районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә интенсив төстә карны җыештырып түгү белән мәшгуль. Бу эштә безнең 18 берәмлек техника катнаша. Урамнарны, күпфатирлы йортлар ишегалларындагы карны түгеп җитешеп тә бул­мый кайчак. Халыкның за­рын да аңлыйбыз. Эш кар күләменә карап башкарыла. Ни дисәң дә, эштә проблема­лар булмый калмый, техни­касы да чыгымлап тора, кеше факторы да бар, – ди пред­приятие җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтов.

Юллардагы чисталык­ны һәм иминлекне тәэмин итүгә халык та үз өлешен кертергә тиеш. Ә бездә, кыш җиттеме, ишегалдындагы карны юлга чыгарып куяр­га гадәтләнделәр. Юлларда­гы кар өемнәре, үз чиратында, авария сәбәпчесе булып тора.

– Бу хәл – шоферлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бор­чу тудыра торган күренеш. Махсус техника урамнар­ны кардан чистартып үткәч, райондашларыбыз ишегал­ларындагы карны юлга чы­гарып куя. Югыйсә ихата­дагы карны бакчага да та­ратып буладыр. Шәхси оеш­малар яки йорт хуҗалары кар көртләрен урамнарның машиналар йөри торган өлешенә чыгарып, транспорт чаралары хәрәкәте өчен кур­кыныч тудырган очракта, РФ Административ хокук бозу­лар турындагы кодексның 12.33 маддәсе (“Юлларны, ти­мер юл кичүләрен яки баш­ка юл корылмаларын, яисә юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын бозу, шу­лай ук юл хәрәкәтендә аңлы рәвештә комачаулык туды­ру”) буенча администра­тив җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга – 500 сумнан 1 мең сумга кадәр, вазыйфада­гы затларга – 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, юридик зат­ларга 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф салына, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү ” унитар предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә күпләп яуган кар юл хәрәкәтендә тоткарлыклар тудырган. Башка көннәрдә Мөслимнең Кооператив ура­мын кардан арындыру өчен предприятиенең техникасы урамны ике мәртәбә ураса, ул көннәрдә дүрт мәртәбә урар­га туры килгән. Чөнки халык та капка төбендәге һәм ихата­сындагы карны дәррәү юлга ташыган!

– Район Башкарма комитетының “Мөслим му­ниципаль районы террито­риясен төзекләндерү һәм са­нитар тоту кагыйдәләрен раслау турында”гы ка­рары нигезендә Мөслим эчендәге юллардан, урам юлларыннан, йорт яны территорияләр е н н ә н , предприятиеләр, оешма­лар территорияләреннән, т ө з е л е ш мәйданчыкларыннан, сәүдә объектларыннан, гараж- төзелеш кооперативларын­нан җыештырылган карны без махсус урынга – элеккеге Сабантуй мәйданы янында­гы ипподром территориясенә бушатабыз. Предприятие хезмәтчәннәре көн дә 5-12 мең кубометр кар чыгара, – ди Марат Шәймөхәмәтов.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X