Мөслим-информ

Рәхмәтлемен язмышыма

Бүләк авылында яшәүче Мәдәния Габидинованың исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Сөтчелек һәм дуңгызчылык фермалары мөдире булып югары күрсәткечләргә ирешкән, авыл Советы депутатыннан ТАССР Югары Советы депутаты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән ханымга кемнәр генә мөрәҗәгать итмәгәндер?! Ул еллардан соң инде бик күп сулар акты...

Балачак еллары... 
Бүләк авылында яшәүче Рәкыя һәм Нурулла гаиләсендә дөньяга килә кыз. Башлангыч классны – туган авылында, урта мәктәпне Үрәзмәттә тәмамлый. Мәдәния мәктәптән соң Бүләк сөтчелек фермасында савымчы булып эшли башлый. Бу авыр да, мактаулы да хезмәтне сигез ел башкара. Аннары дуңгызчылык фермасына эшкә күчә. Бүләк бригадасы таналар тәрбияләү буенча махсуслашканнан соң, һич икеләнмичә, Мәдәния Габидинованы мөдир итеп куялар. Соңрак аңа сөтчелек һәм дуңгызчылык фермаларын бергә җитәкләргә туры килә. 
– Таналар группаларына мәктәпне яңа тәмамлаган кызлар беркетелде. Алар белән 170 баш тананы өйрәтеп, бергәләп бик матур эшләдек. Кызлар да бик тырыш иде. Саву аппаратлары булса да, сөтне чиләкләп, бидонлап ташыдык. Дуңгызчылыкта да бөтен эш кулдан башкарылды. Иртәнге дүрттә инде фермада була идем. Чөнки башкалар килгәнче бар җирне карап-тикшереп чыгарга, һәр нәрсәне контрольгә алырга, эшне планлаштырырга кирәк. Өйгә кайтып керә алмаган чаклар да күп булды. Фермаларыбыз һәр елны район күләмендә беренче урыннарны алды. Хезмәтем ничек кенә авыр булмасын, бик яратып башкардым. Һәрвакыт хезмәтемне күреп, хөрмәтләп тордылар, – дип искә ала ул елларны Мәдәния апа. 
Шушы авыр һәм җаваплы йөкне 45 елдан артык тарта ул, шуның 23 елын ферма мөдире була. Мәдәния Габидинованың тырыш хезмәте югары бәяләнә: III дәрәҗә Хезмәт даны орденына, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә лаек була. 
Депутат Мәдәния 
Хезмәтендә матур нәтиҗәләргә ирешкән, таләпчән Мәдәнияне район җитәкчелеге тиз күреп ала. Баштарак – Үрәзмәт авыл Советына, аннары район Советына һәм 1985 елда ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар аны. 
– Депуталык вазыйфасы да күп хезмәт таләп итте. Ул елларда сайлаучылар бик еш мөрәҗәгать итә иде. Бик күпләргә такта, агач материаллары табарга, район һәм колхоз мәнфәгатьләрен югары җитәкчелеккә җиткерергә, күп кенә халык сорауларын хәл итәргә туры килде. Депутат булганда аналар һәм балаларны саклау буенча комиссиядә эшләдем. Комиссия утырышларында, сессияләрдә еш чыгыш ясарга туры килде, – ди Мәдәния Нурулла кызы. 
Гаиләм – олы терәгем 
Алдынгы механизатор Равис белән дә эш юлында очраша алар. Бер-берсенә гашыйк булуларын сизми дә калалар һәм 1962 елда гаилә коралар. Башта бәләкәй генә салам түбәле өйдә яшәсәләр, өйләнешүләренә дүрт ел дигәндә яңа йорт җиткереп чыга Габидиновлар. Гаиләдә бер-бер артлы ике ул һәм өч кыз туа. Каенанасы белән әниле-кызлы кебек бик матур яши алар. 
– Әни балаларны карарга бик булышты. Икебез дә күп вакыт эштә булгач, өйдәге тормышны алып бару әни һәм балалар өлешенә төште. Балаларга эшне бүлеп калдырабыз, без кайтканчы һәрберсе тапшырылганны башкарып куя иде. Балаларыбыз хезмәт белән үсте. Чөнки ихатабыз тулы мал-туар, кош-корт булды. Ул-кызларыбыз тик тору, вакытны бушка үткәрү кебек гадәтләрне белмәде, – ди Мәдәния апа. 
Равис абый белән бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, алты дистә елга якын гомер итә алар. 
– Беркайчан да миңа авыр сүз әйтмәде, һәрвакыт юлда булуыма да каршы килмәде. Үзе дә бик таләпчән һәм төгәл булды. Улларыбызга ир-егет өчен кирәкле бар һөнәрне дә өйрәтте, – ди Мәдәния апа тормыш иптәше турында. Алтын туйларын үткәргән көннәрдә Габидиновларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырыла. Әйе, аңлашу, мәхәббәт, бер-береңә тугрылык һәм хөрмәт булганда гына шундый матур һәм ныклы гаилә төзеп буладыр. 
Гомеремнең алтын көзләре 
Шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мәдәния апа Габидинова үзен бик тә бәхетле хис итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Барлык балалары да исән-сау, матур хезмәт итәләр, җитеш тормышта яшиләр. Равис абый белән Мәдәния апа 10 онык һәм 13 оныкчыкның – хөрмәтле һәм яраткан әби-бабасы да. Барысы бергә җыелсалар, дүрт дистәдән артып китә алар. “Шөкер, киленнәребез – кызларыбыз кебек, кияүләребез улларыбыз кебек булды”, – ди Мәдәния апа. 
– Әни иртән чыгып китеп, кич кенә кайта иде эштән. Шулай да һәрвакыт безгә ярдәм итәргә мөмкинлек тапты, аның ярдәме белән мин күп эшкә өйрәндем. Беренче тапкыр ипине дә килен булып төшкәч кенә салдым. Әтиебез белән әниебез бик тәрбияле, акыллы балалар үстергәннәр. Мин бик рәхмәтле аларга, – ди каенанасы турында аның белән дистә елдан артык бергә яшәгән килене Рәмилә. 
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кызлары Равилә дә: “Безнең әниебез һәрвакыт эштә иде”, – дип искә ала. 
– Ул елларда әти белән әнинең безне озаклап сөяргә вакытлары да булмады. Мин аларны сагынып көтеп ала идем. Бар эшкә дә, түземлелек, сабырлык сыйфатларына да, эшкә җаваплы карарга да без әти-әниебездән өйрәндек. Атналар буе көтүгә чыгарга да, дүртәр гектар чөгендер эшләргә дә туры килде безгә. Бүген аларның пар канатлы булып, туган йортыбызның нуры булып яшәүләренә сөенеп туя алмыйбыз, – ди ул. 
Ә Мәдәния апа, балаларының матур яшәүләренә куанып, “Гомеремнең алтын көзләре бу”, – дип сөенә: 
– Балаларыбызга исәнлек-саулык телим. Ил-көннәребез тыныч булып, җитеш дөньяларда әле озак еллар яшәргә насыйп булсын. Мин гомерем буе язмышыма рәхмәтле. Югары уку йортлары тәмамламасам да, чит илләрдә булмасам да, туган җиремдә олы хөрмәткә һәм мәртәбәгә ирештем. Балаларым гомеремнең алтын алмалары булса, хезмәт белән үткән гомерем – бәхетле картлыгымның нигезе. 
Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: