Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхим-шәфкатьлеләр

Бүлек санитаркалары палаталарда һәм коридорда чисталык-пөхтәлек тәэмин итәләр, урын-җирләр дә чиста. Кайнар һәм салкын су агып тора, палаталарда җылы.

Участок табибының шәфкать туташы Гүзәл: “Иртәгә сезнең урамда яшәүче өлкәннәрне диспансерлаштыру үткәрү өчен килеп алабыз, әзер торыгыз”, – дип шалтыратты. Машина иртәнге сәгать 8гә капка төбенә үк килеп туктады. Без барлык төр анализларга әзер булып бардык, шәфкать туташы барлык кабинетларга да йөртте.
Табибларның берсе стационарда дәваланырга кушты. Атна-ун көн чират көткәннән соң, шәфкать туташы Альфира ханымның: “Иртәгә сезгә урын бушый, кереп дәвалана аласыз,” – дигән йомшак тавышы күңелемә хуш килде. Икенче көнне үк дәваланырга кердем. Альфира ханым документларны әзерләп, дәвалаучы табибка алып менде. Мине тәҗрибәле табибә Люция Идрисова кабул итте. Аның таләпчән һәм сүзенең үтемле булуы, һәр авыруны йөрәге аша уздыруы әллә каян күренеп тора. Табибларыбызның күбесендә дәваланган өлкән яшьтәге (86 яшь) кеше буларак та чагыштыру мөмкинлегем бар. Люция Хановнаның бик тә кече күңелле, гади һәм игътибарлы булуы таң калдырды.
Табибә иртән палатада “обход” үткәрә, һәр авыру белән аерым сөйләшә, шәфкать туташына күрсәтмәләр бирә. Соңыннан, кабинетына чакырып, билгеләнгән дәвалауның үтәлешен тикшерә. Табиб кабинеты каршында “калтырап” торган әниләр аның яныннан елмаеп чыгалар, чөнки алга китеш бар. Икенче, өченче балаларын көтүче бу әниләр Люция Хановнаны яхшы беләләр. Район үзәк хастаханәсенә 1986нчы елда килгән табибә Нәкыйбә Гайнетдинова, Лидия Крымова, Рәшит Вагыйзов кебек коллегалары белән эшләгән. Яшь табиблар да халык ихтирамын яулаган белгечләрдән үрнәк алсын иде.
Люция Хановнаның кул астында эшләүче акушерка Фиалка Ханова, табибә биргән күрсәтмәләрне, дәвалау курсын җиренә җиткереп үти. Хирургия бүлеге белән берлектә эшләүче шәфкать туташлары вазыйфаларын төгәл башкаралар. Ә Азат Абдуллинга без, авырулар, зур өмет белән карыйбыз. Киләчәктә, институт тәмамлап, Мөслимгә кайтсын, дигән теләктә без.
Бүлек санитаркалары палаталарда һәм коридорда чисталык-пөхтәлек тәэмин итәләр, урын-җирләр дә чиста. Кайнар һәм салкын су агып тора, палаталарда җылы. Еракта пешереп китерелгән булуына карамастан, ризык та кайнар, төрледән-төрле һәм тәмле. Гомумән, хастаханәдә дәвалану өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу уңайлыкларны тудырган өчен район һәм республика җитәкчелегенә, баш табиб Рамил Морзахановка рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хирургия бүлегенең
2нче палатасында дәваланучылар
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев