Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркемнең җылы учагы

Тәрбия гаиләдән башлана, әхлакка нигез гаиләдә салына. Бу юнәлештә эшне балалар бакчасы, мәктәп тагын да үстерә, баета. Халык юкка гына җиде буынны белергә кирәк, димәгәндер. Кешенең холык-фигыле әти-әнисеннән, әби-бабасыннан күчә, берничә буында чагылыш таба. Бәйгегә килгән гаиләләрдә дә без буыннар чылбырының өзелмәвен һәм аларның берсеннән-берсе матур, күркәм традицияләре булуын күрдек.

– Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында күп кенә чаралар үтә. Бүген шундый чараларның тагын берсе – “XXI гасырның күркәм гаиләсе” бәйгесенең финалына җыелдык. Әлбәттә, бүген алган белемнәребез нәтиҗәсендә ирешкән җиңүләребез белән хаклы горурланабыз. Дәүләт имтиханнарында елдан-ел уңышларыбыз яхшыра бара, фән олимпиадаларында һәм башка бәйгеләрдә җиңүче укучыларыбыз да арта. Әмма бүген төпле белем алу гына түгел, ә тәрбияле һәм әхлаклы булуга ирешергә кирәк. Бу юнәлештә кабул ителгән программа да җирлегебездә яшәүчеләрнең тәрбияле, әхлаклы булуларына ирешү, үсеп килүче буынны шушы үрнәктә тәрбияләү максатыннан эшләнде. Әлеге бәйге җирлегебездәге тату, тәрбияле, талантлы, үрнәк гаиләләрне барлау, алар белән танышу, алар үрнәген башкаларга да күрсәтү максатыннан булдырылды, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.Мөслимнән Гөлназ һәм Илдар Хәйруллиннар, Ландыш һәм Марсель Әһлиевләр, Роза һәм Ирек Зиннуровлар, Олы Чакмактан Миңнур һәм Мөнәвир Нәгыймовлар, Тат. Бүләрдән Алсу һәм Илдар Вәҗетдиновлар, Күбәктән Ильфира һәм Ирек Камаловлар, Баектан Индира һәм Ирек Хәмәдишиннар бәйрәмгә балалары һәм якыннары белән килгән иде. Гөлназ һәм Илдар Хәйруллиннар икесе дә – укытучылар династиясеннән. “Гаиләбездәге укытучылык стажын җыйсаң, 300 елга тула”, – диде Гөлназның әтисе Моряк Йосыпов. Гөлназ үзе дә – укытучы, озак еллар район балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куя. Хәйруллиннар гаиләсе сәнгатьне дә үз итә. Ландыш һәм Марсель Әһлиевләр гаиләсе дә талантлы балалар үстерәләр. Марсель әфәнде – тынгысыз кеше, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша, районның Әтиләр советы рәисе дә ул. Ә улы Илдан һәм кызы Зилә спортта, мәдәнияттә матур нәтиҗәләргә ирешкәннәр. – Мин бүген үземне бик бәхетле хис итәм. Чөнки янымда мине хөрмәт итүче Ландышым, яраткан ул-кызым, кадерле кешеләребез – әниебез һәм әби-бабабыз бар. Тормышта һәм хезмәт юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап тора һәм мин бик канәгать. Үзем дә шуларга охшап, кешеләргә гел яхшылык һәм игелек кенә эшләргә тырышам, – ди Марсель әфәнде. Чыннан да, бу гаиләдәге тәрбия һәм әхлаклылык сыйфатларын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Роза һәм Ирек Зиннуровлар дүрт балага гомер бүләк иткәннәр. Зиннуровлар гаиләсендә төп тәрбия чарасы ул – спортка мәхәббәт тәрбияләү, спортны үз итү. – Гаиләбездә спортка шундый караш әби-бабаларыбыздан ук килә. Бу – безнең нәселебезнең күркәм сыйфаты, – диләр алар. Алтынчы сыйныфта укучы уллары Илдар алты яшьтән каратэ белән шөгыльләнә. Ул беренче өлкәннәр разрядына ия. Кызлары Инзилә дә гимназиядә белем ала, каратэ буенча беренче яшүсмерләр разрядына ия. Кече уллары да спортны үз итә.Олы Чакмактан Миңнур һәм Мөнәвир Нәгыймовлар исә чын татар гаиләсе булуларын күрсәттеләр. Алар озак еллар төп йортта әти-әниләре белән матур гомер итәләр. Аларга кунакчыллык хас, тегү-чигүгә, бәйләүгә осталар. Аларның кул эшләреннән тулы бер күргәзмә ясап булыр иде. – Бәхетнең нигезе – гаиләдә, – ди гаилә башлыгы Мөнәвир әфәнде. – Әти-әниләребез гомере буе хезмәт белән көн күрделәр, әле бүген дә безгә тормыш алып барырга ярдәм итәләр. Үз чиратыбызда без дә балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык. Нәгыймовлар икесе дә – зур хөрмәткә лаек мөгаллимнәр. Бәйрәмдә, аларны хуплап, укытучылар коллективы һәм әти-әниләр дә чыгыш ясады.Алсу һәм Илдар Вәҗетдиновлар балаларында хезмәт ярату һәм туган якка, туганлык җепләрен саклауга мәхәббәт тәрбияләгән. Гаилә башлыгы Илдар – фермер. Ихаталарында күп итеп терлек, кош-корт асрыйлар. Балалар да һәрвакыт эш белән мәшгуль. Уртанчы кызлары быел мәктәпне медальгә тәмамлаган. Хуҗабикә Алсу:– Халкыбызда “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкаль бар. Балалар – әти-әнинең көзгесе. Без һәрвакыт матур эшләребез белән балаларга үрнәк булырга тырышабыз.

Туганнарыбыз белән үзара дуслыгыбыз, бердәмлегебез дә нәселебезнең матур киләчәген тәэмин итә, дип ышанабыз, – диде.Ильфира һәм Ирек Камаловлар гаиләсе райондашларыбызга яхшы таныш. Алар, үз балаларыннан тыш, тагын 9 балага гаилә җылысы, әти-әни назын бүләк итәләр. Утыз ел бергә яшәү дәверендә Камаловларга күп сынаулар үтәргә туры килсә дә, бер-берләренә мәхәббәт, тугрылык һәм ихтирам хисләрен күз карасыдай саклыйлар. Күңелләрендәге матурлык исә җәй көне Камаловлар ихатасындагы берсеннән-берсе матур чәчәкләрдә чагылса, кыш көне, әкият геройлары булып, кар сыннарында күренә. Индира һәм Ирек Хәмәдишиннар районыбыз чигендә урнашкан Баек авылыннан килгәннәр. Гаилә башлыгы Ирек әфәндене райондашларыбыз озак еллар кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәр буларак яхшы беләләр. Аның тормыш иптәше Индира ханым, гаилә тәрбиясен бирүдә мөселман кануннарына таянып, дүрт балаларына әхлак, тәрбия төшенчәләрен өйрәтә. Ислам кушкан йолаларга таянып яшәү әлеге гаиләнең төп тәрбия алымы булып тора. Ирек әфәнде билгеләп үткәнчә, гаиләдә төп тәрбияне әни кеше бирә. – Мин бит күпчелек эштә булам, – ди ул. – Балаларны укыту, аларны дөрес итеп тәрбияләү күбрәк Индирага төшә. Ул аларны хезмәтне, туган җирне яратырга, аның белән горурланырга, иманлы булырга өйрәтә. Ике як әниләребез дә балаларны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертәләр. Бүген шәхси эшем нәтиҗәле дәвам итә икән, монда, һичшиксез, гаиләмнең, тормыш иптәшемнең өлеше зур. Чөнки минем тылым ныклы.“XXI гасырның күркәм гаиләсе” муниципаль бәйгесе әнә шундый үрнәк гаиләләр белән танышырга ярдәм итә. Һәр гаиләнең үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Әмма бәхетле гаилә төзү һәм шул бәхетне гомер буе саклау, дәвамлы итү һәр гаиләнең үзеннән тора. Бәйгене йомгаклап, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов һәр гаиләгә рәхмәтен белдерде. Бала тәрбияләүдә әхлак нигезләрен тормыш рәвеше итеп алулары, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрне саклап калулары, район һәм мәктәп тормышына гаиләләреннән зур өлеш кертүләре өчен бәйгедә катнашкан гаиләләргә район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев