Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РКБ табиблары Татарстан өчен уникаль булган яман шешне бетерү операциясен үзләштерделәр

РКБ табиблары яман шешне бетерү буенча Татарстан өчен уникаль операцияне үзләштерделәр. Бу хакта РКБ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

57 яшьлек хатын үз диагнозы турында башлангыч стадиядә, планлы тикшерү вакытында белә. МРТда медиклар аның шешен күрделәр.
Кагыйдә буларак, мондый катлаулы операцияне ачык юл белән генә ясыйлар, шуннан соң пациент авыр һәм озак дәвалана. Өстәвенә, хатын артык тән массасыннан җәфа чигә, бу операцияне катлауландыра.
РКБның 2нче хирургия бүлегендә хатын-кызга альтернатив вариант тәкъдим иттеләр-шешне өч  прокол аша җыеп алырга.
Сигез сәгать дәвамында 2нче хирургия бүлеге мөдире Александр Киршин, хирурглар Ленар Җиһаншин һәм Станислав Понуркин шешне проколлар аша алдылар. Хәзер хатын-кыз үзен яхшы хис итә, әмма әлегә хастаханәдә күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев