Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Римма Ратникова: 22 нче мәртәбә өметле балаларны журналистика дөньясына алып керәбез

"Алтын каләм" XXII республикакүләм фестивале ачылды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. "Алтын каләм" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXII республикакүләм фестиваленә килгән 126 укучы биш көн журналистика мохитендә яшәячәк. Бүген Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан "Идел" яшьләр үзәгендә фестивальнең ачылыш тантанасы узды. Фестиваль 26-30 июнь көннәрендә үтҗкәрелә. Аның төп темалары:...

"Алтын каләм" XXII республикакүләм фестивале ачылды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Алтын каләм" балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXII республикакүләм фестиваленә килгән 126 укучы биш көн журналистика мохитендә яшәячәк. Бүген Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан "Идел" яшьләр үзәгендә фестивальнең ачылыш тантанасы узды.

Фестиваль 26-30 июнь көннәрендә үтҗкәрелә. Аның төп темалары: Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте; Интернет челтәрендә куркынычсызлык; сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән заманча проектлар; Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы; Татарстан - телләрне саклау һәм үстерү территориясе.

Быел фестивальдә 126 бала үз көчен сыный, шуларның 32се татар журналистикасы юнәлеше буенча катнашырга теләк белдергән. Укучылар башта үз эшләрен бәйгенең төбәк этабына тәкъдим иткән, иң яхшылары читтән торып республика этабына узган. Биш көн эчендә фестивальдә катнашучылар "басма журналистика" (татар телендә), "басма журналистика" (рус телендә), "фотоберләшмә", "телевидение берләшмәсе", "радиоберләшмә", "җәмәгатьчелек белән PR-элемтәләр", "басма матбугатта дизайн һәм верстка" юнәлешләре буенча эшләячәк. "Татар журналистикасы" юнәлешендә кураторлар - Линар Закиров, Фәнзилә Мостафина.

Алып баручылар иң элек фестивальнең тарихына тукталып, аның 1996 елдан бирле уздырылуын, 22 ел эчендә анда 40 меңнән артык укучы катнашканын билгеләп узды. Фестивальнең 3 меңләп каләм иясен әзерләгәне, яшь каләмчеләрнең 7 меңнән артык мәкалә, репортаж, 8 мең фотография, бихисап санда Интернет-материаллар эшләнелгәне турында әйтелде.

Алып баручылар сценарийны турыдан-туры репортаж рәвешендә төзегән. Туры элемтәгә алар берәм-берәм, чарага рәсми кунаклар буларак чакырылган затларны чакырды.

"Менә инде 22 нче тапкыр фестиваль ачылышына җыелабыз, моңа ышанып та булмый. 22 нче мәртәбә өметле балаларны журналистика дөньясына алып керәбез. Бу кызыклы, мавыктыргыч дөнья, әмма шул ук вакытта фидакарь хезмәт, җаваплылык сораучы өлкә. Журналистика ул - хакимият һәм җәмгыять арасындагы күпер. Журналистлар хакимиятнең эшен - халыкка, кешеләрнең теләкләрен хакимияткә җиткерә. Шулай итеп, балалар, сез бик үк җиңел булмаган юлга аяк басасыз", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова яшь каләмчеләргә. Ул биш көн эчендә балаларны күптөрле очрашу, мастер-класслар көтүен билгеләп үтеп: "Мендәр кочаклап ятарга вакыт булмас, программа бик тыгыз эчтәлекле. Әзер булыгыз: сезне йокысыз көн һәм төн көтә" - диде.

Римма Ратникова "Алтын каләм" фестиваленең яшьләр сәясәте өлкәсендә талантлы яшьләр белән эшләү буенча 16 проектның берсе булуын белдерде. Ул фестивальгә кабул ителгән эшләр арасында бик көчлеләре булуын да билгеләп үтте һәм чыгышын тәмамлап, яшь каләмчеләргә уңышлар теләде.

Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин чыгышында, республика җитәкчелегенең, яшьләр сәясәте Россия күләмендә иң яхшысы булуы өчен нык тырышуын билгеләп үтте. Лагерьлар төзекләндерелүен, яшьләр үзәкләре, спорт корылмалары төзелүен әйтеп узды.

"Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы Лия Заһидуллина әйтүенчә, "Алтын каләм" фестивале бер гаилә мохитен тудыра.

"Сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез, аралашуыгыз беркайчан юкка узмаячак. Фестиваль үткәч тә, сез бер-берегез белән дусларча аралашуыгызны дәвам иттерәчәксез, ә бу бик мөһим. Быелгы эшләрне карап чыккач, яхшы гына эшләр байтак дигән хис туды. Арчаларның эшләре мине бик куандырды, сез чыннан да ярым профессиональ дәрәҗәдә эшлисез. Сезгә алга омтылырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Күпме күбрәк тапшырулар эшләсәгез, каләмегез шулкадәр тизрәк шомарып, осталыгыгыз югары дәрәҗәдә булачак", - диде ул.

Казан дәүләт мәдәният институтының Кино һәм телевидение кафедрасы мөдире, "Татаркино" фонды директоры Миләүшә Айтуганова яшь кадрларның журналистикага бик кирәк булуын ассызыклады. "Алар яңа дулкын булсын иде. Ел да шул яңа дулкынны күзәтеп барабыз һәм бик сөенәбез. Биредә, "Идел" лагеренда журналистика һөнәренә мәхәббәтегез тагын да ныгуын телибез. Биредә сез журналистика үзегезнең яртакан шөгылегез икәнен аңларсыз, дип ышанабыз", - диде.

Былтыр Елизавета Пастухова (рус журналистикасы, Казан), Илгиз Шәкүров (татар журналистикасы, Актаныш), Максим Никитин (телевидение, Казан), Рената Хөснуллина (Казан) фестивальнең Гран-при ияләре булган иде. Хәзер алар барысы да - Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары. Былтыргы Гран-при ияләре үзләре катнашкан мизгелләрне хәтерләрендә яңартып, быелгы катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, фестивальдә катнашу көннәренең мәңгегә хәтерләрендә уелып калачагын белдерде. Фестивальдә 5 ел катнашкан Илгиз Шәкүров исә, Гран-при алганнан соң, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән хезмәттәшлек итә башлавы турында әйтте. "Әлеге агентлыкның төп максаты - татар халкын иң кайнар оператив яңалыклар белән таныштырып бару", - дип белдерде ул.

Ачылыш тантанасында, шулай ук, яшь каләмчеләрне намус белән эшләячәкләре турында ант иттерделәр. Алар бертавыштан "вәгъдә итәбез" дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама