Мөслим-информ

РИФАТ ЗАРИПОВ ФЕРМА АЧАРГА ҖЫЕНА!

Рифат Зариповка һәрвакыт үзенчәлекле бүләкләр ясыйлар.

Лаешта узган концертында Рифатка үрдәк бүләк иткәннәр. Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе сәхнәгә чыгып болай ди: "Арча районындагы концертыңда әтәч бүләк иттеләр. Әтәчтән соң, Чистайда каз бирделәр. Без дә Арча, Чистай районнарыннан ким түгел. Лаешта кошчылык фабрикалары үсеп килә. Уйладык, уйладык та, Лаеш халкы исеменнән үзенчәлекле бүләк бирергә булдык! Сәхнәгә үзен чакырыйк әле", - дигәч, сәхнәгә тәпиләп үрдәк чыга.

"Җәмәгать, мин тиздән ферма ачам. Әтәч бар, каз бар, бүген үрдәк бирделәр! Тагын нәрсә көтә икән мине алда?" - ди Рифат Зарипов.

Моңа карата Инстаграмда кызыклы фикерләр әйткәннәр: "Яңа елны бергә каршылыйк әле быел, брат! Табыннарыгыз бигрәк мул булыр кебек!", "Инде тутырылган күркә алып бирерләр", "Берәрсе Яңа ел символы итеп эт бүләк итәр", "Рифат, җыела бит әкрен генә", "Егетләр, әтәчнең хәленә керегез. Икенче концерт кайда - тавык бүләк итегез. Әтәч бит ул горемда яшәп ияләнгән, авырдыр".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: