Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәтем чиксез сезгә, мөслимлеләр!

Без ел саен Төмән өлкәсеннән туган ягыбыз Мөслимегә кунакка кайтабыз. Күп вакытыбызны Мөслимнең үзендә һәм Сәфәр авылында үткәрәбез. Кайткан саен Мөслимебезнең чисталыгына, көннән-көн үсә, матурая баруына сокланып, шатланып туймыйбыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Мөслим үзәгенең кайсы гына почмагына барып чыксаң да, берсеннән-берсе матур парклар, ял урыннары, яшеллек каршы...

Без ел саен Төмән өлкәсеннән туган ягыбыз Мөслимегә кунакка кайтабыз. Күп вакытыбызны Мөслимнең үзендә һәм Сәфәр авылында үткәрәбез. Кайткан саен Мөслимебезнең чисталыгына, көннән-көн үсә, матурая баруына сокланып, шатланып туймыйбыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Мөслим үзәгенең кайсы гына почмагына барып чыксаң да, берсеннән-берсе матур парклар, ял урыннары, яшеллек каршы ала. Авылларда да төзеклек, чисталык күзгә ташлана. Изге Рамазан айларында шушы матурлыкны тудыручыларга, бар яңалыкны оештыручыларга: район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинга һәм аның командасына чит җирләрдә яшәүче якташларыгызның тирән рәхмәтләрен җиткерәбез. Шулай ук безне ачык йөз белән каршы алган, кунак иткән үзәк китапханә директоры Лилия Садриевага, "Туган якны өйрәнү" музее хезмәткәрләренә, Матбугат үзәге коллективына ихлас рәхмәт хисләребезне юллыйбыз. Кирәк вакытта ашыгыч ярдәм күрсәткән бүлек хезмәткәрләренә, үзәк хастаханә коллективына да мактау сүзләребезне ирештерәбез. Без, чит җирләрдә яшәүче мөслимлеләр, туган ягыбызның шушындый дәрәҗәдә гүзәл, чиста, чәчәкле җир булуына чын күңелдән горурланабыз һәм чиксез шатланабыз. Изге Рамазан ае һәм Сабантуй бәйрәмнәре белән якташларыбызны котлап, кайнар сәламнәребезне юллыйбыз. Һәрвакыт шулай матурлыкта һәм муллыкта яшәгез.

Иң изге теләкләр белән Төмән өлкәсендә яшәүче якташыгыз Гөлсәмига Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев