Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт сату күләме буенча Татарстан лидерлыгын билгеләп үтте

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 250,7 тоннага күбрәк.

Ноябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан тәүлеклеклек сөт җибәрү күләме 6% ка 46,13 мең тоннага кадәр арткан, илнең сигез төбәге, шул исәптән Татарстан да максималь күләмнәр күрсәткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 221,5 тоннага күбрәк (106,5%). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 килограммга артыграк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 250,7 тоннага күбрәк.

Татарстан районнары арасында тәүлек эчендә бер сыердан сөт савып алу буенча лидерлар — Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Балтач районнары.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/business/02-12-2020/minselhoz-rossii-otmetil-liderstvo-tatarstana-po-ob-emam-realizatsii-moloka-5789720

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев