Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Режим бозучылар җәза ала

Районда битлек режимын саклау буенча тикшерүләр дәвам итә.

16-17 ноябрь көннәрендә районда коронавирус таралуны кисәтү буенча эш төркеме рейдлары узды. Күпфункцияле үзәктә, даруханәләрдә, кафеларда һәм кибетләрдә, шулай ук Түбән Табын, Мәлләтамак, Бәкәбез авылларында,  челтәр компаниясендә, пенсия бүлегендә, электр элемтәсе узелында режим сакланышы тикшерелде. 
Эш төркеменә район Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм юридик бүлекләре, район эчке эшләр бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге, дәүләт техник күзәтчелек, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсе вәкилләре һәм табиб-эпидемиолог керә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы өлкән белгече  Алина Виноградова. 
Рейд барышында тәртип бозучылар ачыкланып, аларга карата административ беркетмәләр төзелде. Тәртип бозучы физик затларга 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфадагы затларга – 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Тәртип бозу кабатланган очракта суд штрафның минималь күләме белән генә чикләнмәячәк. Битлекне дөрес кимәүчеләргә беренче очракта кисәтү ясала. 
Тәртип бозу кабатланган очракта физик затларга – 15 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, юридик затларга миллион сумга кадәр штраф каралган.
Режимны саклау буенча контроль көчәячәк. Рейдлар дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X