Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рейс тоткарланса, нишләргә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, самолет рейслары тоткарланган очракта, пассажирларның нәрсәгә хокуклы икәнлеген искә төшерә, дип яза "Интертат.ру" сайты.


Җәй - яллар сезоны булса да, командировкаларга йөрүчеләр дә юк түгел. Ә кирәкле урынга тиз арада барып җитүнең бер ысулы - самолет. Шул ук вакытта, рейс тоткарланган очракта, авиакомпания түбәндәге хезмәтләрне күрсәтергә бурычлы:

- 7 яшькә кадәрге баласы булган пассажирга «Әни һәм бала» бүлмәсен бирергә;
- рейсны ике сәгатьтән дә артыграк көтсәгез, телефоннан ике мәртәбә шалтырату һәм электрон почта аша ике хәбәр җибәрү мөмкинлеге тудырырга;
- ике сәгатьтән дә артык көткән очракта, салкын эчемлекләр белән тәэмин итәргә;
- рейс дүрт сәгатьтән дә артык тоткарланган очракта, кайнар аш китерергә. Шуннан соң көндез - һәр алты сәгать, төнлә һәр сигез сәгать саен ашатырга тиешләр;
- әгәр очкычны көндез - сигез, төнлә алты сәгать көтәсез икән, кунакханәгә урнаштырырга;
- аэропорттан - кунакханәгә, кунакханәдән аэропортка илтергә;
- багажның сакланышын тәэмин итәргә.

Пассажирларга барлык хезмәтләр дә бушлай тәкъдим ителергә тиеш. Шул ук вакытта, рейсның нәрсә аркасында тоткарлануы (начар һава торышы яки техник сәбәпләр) мөһим түгел. Очкычны көтү вакыты рейсның билетта күрсәтелгән кузгалу вакытыннан санала башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев