Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республиканы мәдәни чаралар белән танытырга кирәк

Татарстанның Россия төбәкләре арасында күп өлкәдә алдынгы булганын барыбыз да белә. Бу мәгълүмати киңлектә ничек чагыла? Республикабыз бөтен дөньяга ничек күренә? Шушы сорауларга җавапларны "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә эзләделәр.

"Социаль мәгълүмат чараларының яңа трендлары" семинары Татарстан блогерларының хезмәт нәтиҗәсен бәяләүдән башланып китте. Республикабыз блогерлары "үз суларында гына кайный" икән. Моның шулай булуын "Старая площадь" консалтинг төркеменең PR-консультанты Мария Баринова ассызыклады. Блогерларга бераз читкәрәк чыгарга, Россия һәм чит ил блогерларының эшчәнлеге белән танышырга кирәк, дип саный белгечләр.

- Үтерүләр, көчләүләр, урлаулар... Әйтерсең, безнең тормышыбыз шулардан гына тора. Татарстанда бик күп кызыклы чаралар була. Негатив - ул безнең иң зур бәлабез. Әлбәттә, эре бәхәсләр кебек негативны язмыйча калу мөмкин түгел. Әмма көндәлек тормыштагы тискәре очракларны азрак яктыртып була бит, - дип саныйМария Баринова.

Татарстанда исәпсез-хисапсыз мәдәни чаралар узып тора. Әмма, ни кызганыч, аларны тискәре мәгълүмат "кысрыклап" чыгара. Ә бар дөньяга танылган Денис Мацуев яки Валерий Гергиевка багышланган язмалар, мәсәлән, топ-10лыкка керми.

Федераль мәгълүмати киңлектә республика белән бәйле материалларда эшнең ахырына кадәр башкарылуы, нәтиҗә, анализ ясау күренми икән. З бит Татарстанның мәгълүмати образын шул ук республикадагылар тудыра бит.

Хәер, шатландырырлык әйберләр дә аз түгел. Марина Баринова әйтүенчә, безнең республикадагы милләтләр арасындагы татулык Росссиянең башка төбәкләрендә әхлакый кыйммәт буларак кабул ителми. Татарстан - шундый бердәнбер регион.

Он-лайн гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр, блогларга килгәндә, аларда спорт, хокук саклау, транспорт, милләтара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык темалары аеруча еш күзәтелә. Социаль челтәрләрдә Казан турында дары заводында зарарлы матдәләрнең таралуы, шәһәрнең туристлык ягыннан җәлеп итүе, Эсперанто урамы исеменең үзгәртелүе, тирә-якны өйрәнү кебек темалар кузгатылган. Татарстан буенча интернетта иң еш телгә алына торган кешеләр - Илсур Метшин, Рөстәм Миңнеханов, Наталия Фишман, Азат Кадыйров.

Ни кызганыч, Татарстан чит илләрнең мәгълүмат чараларында бик сирәк телгә алына. Спорт өлкәсендә чит ил кешеләрен Казандагы Су спорты буенча дөнья чемпионаты кызыксындырса, белем бирү өлкәсендә КФУ һәм КДМУның фәнни тикшеренүләре җәлеп итә икән.

Материал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев