Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республиканың кайсы районнарында чиста су проблемасы булуы тәгаенләнде

Быел "Чиста су" программасы буенча Татарстанның 138 объектында эш башкарылачак. "Авылны су белән тәэмин итү" ("Чиста су") программасы кысаларында, быел Татарстанда 29 су каланчасын кую, 36 артезиан скважинасын ясау, 278,28 чакрым су челтәре сузу планлаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык...

Быел "Чиста су" программасы буенча Татарстанның 138 объектында эш башкарылачак. "Авылны су белән тәэмин итү" ("Чиста су") программасы кысаларында, быел Татарстанда 29 су каланчасын кую, 36 артезиан скважинасын ясау, 278,28 чакрым су челтәре сузу планлаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте. Мәгълүм булганча, бу программа 2010 елдан бирле гамәлдә. 2010-2016 еллар аралыгында гына да Татарстанда 1836,93 чакрым су челтәре яңартылган, 224 су каланчасы куелган һәм 233 артезиан скважинасы ясалган. Моның өчен 4799,62 млн сум акча тотылган. "Республиканың барлык районнарында да чиста артезиан суы табу кыен. Бигрәк тә Чүпрәле районында яшәүчеләр әлеге кыенлыкны кичерә. Шулай ук республиканың көньяк-көнбатышындагы районнарда суга кытлык зур", - диде ул. Быел "Чиста су" программасы Татарстанның 138 объектына кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев