Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикам өчен горурландым

Быел Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Әлеге чарада 30 чит илдән, Россиянеж 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000нән артык делегат катнашты.

Быел Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Әлеге чарада 30 чит илдән, Россиянеж 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000нән артык делегат катнашты. Алар арасында Метрәй авылы эшмәкәре, татар җанлыклы Рүзәл Минһаҗев та бар иде. Рүзәл белән әңгәмәбез әлеге чарадан алган хис-тойгылары турында.

– Рүзәл, әлеге тарихи форумга бару мөмкинлеге ничек эләкте?

– Татар яшьләре форумында узган ел да катнашкан идем. Анда “Ми давылы” исемле чара узды һәм чара барышында миңа Айрат Фәйзрахманов белән танышырга туры килде. Айрат миңа шунда ук чакыру ясады. Шулай итеп әлеге биш көнлек форумда катнашу бәхете насыйп булды.

– Син үзең форум барышында үткәрелгән нинди чараларда катнаштың һәм аларның бигрәк тә кайсысы ошады?

– Казанда без Универсиада авылында яшәдек. Делегатлар белән танышу шунда ук башланды. Ә кичен белән Казансу елгасы буенда аралашу кичәсе үтте. Барлык делегатларны 25әр кешелек командаларга бүлделәр, мине үз төркемебездә капитан итеп билгеләделәр. Бирелгән 1 минут эчендә командадагы кешеләрнең исем-фамилиясен һәм кайдан килгәнлеген белергә, үзеңнең командаңны кызыклы итеп тәкъдим итәргә кирәк иде. Чыгышымны яшьләр бик яратып кабул итте. Капитаннар һәм командалар ярышында да безнекеләр яхшы чыгыш ясады һәм без беренче урынны алдык. Форум барышында үткәрелгән төрле бәйгеләр, мастер классларда актив катнаштык. Музейларга үткәрелгән экскурсияләр дә бик файдалы һәм кызыклы булды. “Корстон” үзәгендә узган пленар утырыш та, проектлар ярминкәсе дә бик файдалы иде. Пленар утырышта телебезне саклау, авылларны үстерү, балаларга татар телле уенчыклар табу, аларны җитештерүне җәелдерү буенча фикер алыштык. Утырышта миңа да чыгыш ясарга туры килде. “Авылым яшьләре” һәм “Туган Ыгымы кайтам” дигән проектларны якладым. “Авылым яшьләре” проектында татар авылларының язмышы, аларның сүнә баруы, телебезнең, гореф-гадәтләрнең югалу куркынычы хакында сөйләдем. Әлеге мәсьәләләрне чишү яшьләрнең үзләренә бәйле булуын әйттем. Метрәйдәге эшмәкәрлек, “Кырмыска” ШТМ командасы, халык театрының яхшы эшләвен, шулай ук авыл яшьләренең әлеге чараларда, спартакиадаларда актив катнашуы хакында сөйләдем. “Туган Ыгыма кайтам” проектында исә соңгы елларда Мөслимебездә булган үзгәрешләр, берсеннән-берсе матур ял паркларының төзелүе, җирлегебездә чисталыкка-эстетик зәвык белән бизәлешкә зур игътибар бирелүенә тукталдым. Бүгенге көндә республикада чын татарча сөйләшүче дүрт кенә район, шул исәптән Мөслим районы калып килә икән. Мөслимебездә элмә такталарның, урам исемнәренең рус һәм татар телләрендә булуы, бар җирдә татарча сөйләшү – болар барысы да бик матур күренеш. Ык буена урнашкан республика-өлкә районнарының – Оренбург, Башкортстан һәм Мөслим районнары – яшьләре җыенын үткәрү тәкъдимен керттем. Форумда 50 кешедән торган Татар яшьләре советы төзелде. Аның составында мин дә бар. Совет әгъзалары актив элемтәдә торабыз, үзебезнең проектларны һәм яңалыкларыбызны тәкъдим итәбез.

– Чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән очрашу, алар белән аралашу синдә нинди хисләр калдырды?

– Форум барышында Чиләбе, Ульян, Америка, Премь татарлары белән арлаштым. Алар безнең республикага гашыйк булуларын һәм Татарстанга күчеп килү теләкләре барлыгын әйттеләр. Аларны Татарстанның һәр өлкәдә алда баруы, төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, гомумән, республикабыздагы яшәеш кызыктыра.

– Син үзеңнең эшләнмәләрең белән “Печән базары” фестивалендә дә катнаштың дип беләбез.

– Әйе, форумның соңгы көнендә “Печән базары” фестивале узды. Ул быел бишенче тапкыр Черек күл паркында үтте. Фестиваль иртәнге 8.00 сәгатьтән төнге 11гә кадәр дәвам итте. Монда рәссамнар, биючеләр, җырчылар мастер-класслар күрсәтте. Күргәзмә-сатуда күп илләрдән килүчеләр үзләренең кул эшләре белән катнашты. Мин үзем тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары, урам исемнәре, водостоклар һәм кул эшләнмәләремне тәкъдим иттем. Эшләнмәләрем белән кызыксынучылар күп булды. Бүгенге көндә алар биргән заказларны ясыйм.

Болгар тыюлыгына булган экскурсия дә бик кызыклы булды. Арчада шәһәр көнендә катнаштык. Анда татар өйләренә кереп биеп, җырлап йөрдек. Аннары мәйданда зур концерт булды, кызыклы уеннар үтте. Казанга кайтканда туган як турындагы җырларны, шигырьләрне искә төшердек...

Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашу синең күңелендә яңа идеяләргә, яңа максатларга юл ачкандыр.

Чыннан да, мин үзебезнең иң матур җирдә, иң алга киткән республикада яшәвебез белән горурланып кайттым. Без, бүгенге заман яшьләре, шуны аңласак иде: татар телен саклау, татар телле, иманлы балалар үстерү безнең үзебездән тора. Балаларыбызга үзебезнеке кебек бәхетле балачакны бүләк итә алсак иде. Авылларыбызны яратып, туган нигезеләребезне саклап, тату гаиләләр корып, тәүфыйкълы балалар үстереп, туган җирләребездә матур яшәргә насыйп итсен Ходай.

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев