Мөслим-информ

Республикада “Такси” операциясе бара

Оператив чара барышында районның ДАИ хезмәткәрләре өч хокук бозучыны ачыклаган.

Лицензиясе булмаган килеш һәм теркәлмәгән хәлдә такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алына. Оператив чара барышында районның ДАИ хезмәткәрләре өч хокук бозучыны ачыклаган. “Операция вакытында транспортның техник торышына, юл кәгазе булу-булмауга да игътибар итәбез. Кайберәүләр гражданнарны йөртүгә бик салкын карый. Шикле кешеләргә утырып йөрүдән тыелыгыз. Балаларыгызны махсус креслоларга утыртып йөртү мәҗбүри”, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Фото -  Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: