Мөслим-информ

Республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Шимбә-якшәмбедә Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, дип яза «Татар-информ». Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 12 һәм 13 августта Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. 12 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшенле яңгыр явуы фаразлана. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен...

Шимбә-якшәмбедә Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, дип яза «Татар-информ». Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 12 һәм 13 августта Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. 12 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшенле яңгыр явуы фаразлана. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы республика буенча +12..+17, ә көндез максималь температура +20..+25 градусны тәшкил итәчәк. Башкалада төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16, көндезге сәгатьләрдә максималь температура +20..+22 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар. 13 августта республикада явым-төшемнәр көтелми, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +9..+14, көндезге сәгатьләрдә +20..+25 градус җылы булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: