Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада Covid-19дан үлүнең 2 яңа очрагы расланды

Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан үлем очракларының гомуми саны 45 кешегә җиткән.

1936 елгы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз 14 июльдә пневмониянең урта-авыр формасы белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Тикшерү барышында яңа коронавирус йогышы ачыклана. Пациентның хәле хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында авыр була. 20 июльдә үлем очрагы теркәлә.

23 июльдә Казанның 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенә хастаханәдән тыш ике яклы пневмония һәм яңа коронавирус инфекциясе белән 1957 елгы туган ир-ат хастаханәгә салына. Үлем 25 июльдә үпкә һәм баш мие шеше фонында килеп чыга.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан үлем очракларының гомуми саны 45 кешегә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев