Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Республика тасмасы” акциясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк

Республика көне уңаеннан, "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!" марафоны кысаларында яңа акция старт алды.

Россиялеләрнең георгий тасмасы булган кебек, хәзер татарстанлыларның да республика флагы төсендә тасмасы булды. Аны шәһәр урамнарында волонтерлар өләшә. Акциянең төп максаты - тормышын республика белән бәйләгән, аның үсешенә көчен кертүче,яратучы һәм аның белән горурланучыларны символик рәвештә берләштерү, диләр акцияне оештыручылар. Тасманың төсләре һәрберсе мәгънәгә ия. Яшел төс - өмет символы, кызыл - көч, куәт, энергия, зирәклекне аңлата. Ак буе - изге ният, тынычлык, дуслыкны символлаштыра.

"Республика тасмасы" ациясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. "Ул бернәрсәгә дә мәҗбүр итми, бары тик Татарстаныбыз белән горурлану һәм ватанпәрвәрлык хисләрен күрсәтү генә", ди "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Казан шәһәре "Яшь гвардия" штабы җитәкчесе Андрей Губанов.

Исегезгә төшерәбез: "Республика тасмасы" ациясе 9 июльдә фотоконкурс буларак старт алды һәм киң җәмәгатьчелек арасында яклау тапты. Марафон идеясен Татарстан президенты тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев