Мөслим-информ

Республика, район җитәкчелеге яшьләрнең яшәеше, эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып, булышып торганда ник калмаска авылда?

Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competition уздыру хокукын отты.2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Бу хакта Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills Competition Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. WSC-2019...

Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competition уздыру хокукын отты.2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак.

Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын Казанда кабул итәчәк. Бу хакта Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills Competition Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. WSC-2019 уздыру хокукын алу өчен Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште, күпчелек жюри әгъзалары Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һәнәрләренең абруен күтәрү турыдан-туры икътисадның үсеше белән бәйле, ә бу -- республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алдына куйган иң өстенлекле юнәлеш.

Татарстан җитәкчелеге сәнәгать оешмалары һәм республиканың югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләренең үсеше һәм абруе белән кызыксына. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәге ачылды, быел тагын шулкадәр үк ачылачак. Республика буенча 25 заманча ресурс үзәге эшләячәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән дә заманча бәйләнешләр булдыралар.

Минемчә, һәр кеше бәхетен туган җирендә таба. Мөслим - авыл хуҗалыгы районы. Ата-бабасының кендек каны шушы җиргә тамган, үзе шушында туып-үскән кеше ничек инде бәхет эзләп чит җирләргә китәргә тиеш ди? Авылны яраткан, аннан аерылырга теләмәгән яшьләребез елдан-ел арта. Аларны эшле һәм ашлы итәр өчен дәүләтебез дә, район җитәкчелеге дә мөмкин булган кадәр ярдәм итә. Андый яшьләр безнең районыбызда да күп.

Шундыйларның берсе - Айнур Сәетгалиев. Районда беренчеләрдән булып, гаилә фермасы төзеп эшли башлаган егет. Республика Президент программалары кысаларында грант отып, мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Фермасында бүген 105 баш мал бар, савым сыерлар саны 60 ка җиткән. Шушы елның 7 аенда 148 тонна сөт тапшырган. Дәүләт сөт саткан өчен субсидия түләп тора. Моннан тыш, хөкүмәтебез терлек торакларына керүче юлга бетон җәеп биргән, 70Х30 программасы нигезендә җиһазлар һәм техника алу өчен субсидия алган.

Баек авылында яшәүче Илнар Хәмәдишин шулай ук мөгезле эре терлек асрый. Гаилә фермасында бүген 148 баш мал бар, шуларның 80 башы -- савым сыерлар. Быел "Крестьян-фермер хуҗалыгы кысаларында гаилә фермаларын үстерү" республика программасында катнашып, грант откан. Әлеге акчага 100 баш сыерга исәпләнгән торак төзиячәк. Илнар авылда үздырылучы төрле чараларга да иганәчелек итә. Быел ул Җиңүнең 70 еллык бәйрәме уңаеннан авыл үзәгендәге һәйкәлне яңартуда булышкан.

Айзирә Сәхипгәрәева да бәхетен авыл җирендә тапкан. Тормыш иптәше белән берлектә районда кошчылык тармагын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Айзирә федераль, республика программаларында актив катнаша. 60Х40 программасы нигезендә "КамАЗ" машинасы, "Лизинг - грант" программасы буенча фронталь йөк төягеч алган. 2012 елда башланган кошчылык корпусына модернизация ясау эше узган ел тәмамланган. Торакка Россиядә җитештерелгән югары технологияле читлек җиһазлары урнаштырганнар. Бүген алар сату өчен 64 мең баш тавык үстерәләр.

Авыл хуҗалыгы академиясенең механикалаштыру бүлеген тәмамлап кайткан Илназ Бәширов та киләчәген авыл белән бәйләргә уйлаган. "Үз эшен башлаучы фермерларга булышу" республика президент программасы кысаларында үткән конкурста катнашып, 1 млн сумлык грант откан. Бу акчаны ул кошчылык тармагын үстерү өчен файдалана.

Институт тәмамлап кайткан яшьләргә авыл хуҗалыгында эшләгән өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Республика тарафыннан "Кадрлар белән тәэмин итүдә булышу" программасы нигезендә аларга бер тапкыр 100 мең сум акча бирелә. Техникум тәмамлаучыларга, 50 мең сум акча каралган. Моннан тыш ай саен хезмәт хакына 5 мең сум өстәмә түләнә.

Авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куючы яшьләребез дә бар. Җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп Урожай" җәмгыятенең "Авангард" бүлекчәсендә дистә елдан артык эшләүче Илмир Галимовны гына алыйк. Ул башта бозаулар караган,соңгы елларда 150 баш тана тәрбияли. "2006 елда "Яшь гаиләләргә ярдәм" республика программасына кереп, 500 мең сум ярдәм алдым. Шул акчага туган авылым Тат. Шуранда йорт салдым. Тормыш иптәшем белән өч бала үстерәбез. Үз хуҗалыгыбызда 4 сыер, 4 үгез, күпләп кош-корт асрыйбыз. 150 мең сум ЛПХ кредиты алып, аңа сыер, ат алдым, сарай төзедем. Киләчәктә сыерларның башларын арттырырга исәплим", ди Илмир.

Авыл җирлегендә иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе - механизаторлар арасында яшь кадрларның артуы сөендерә. Урып-җыю кампанияләрендә районда аларга тиңнәр юк. "Туган як" агрофирмасында аеруча күп алар. Мәсәлән, Илнар Сөләймәнов, 94 нче һәнәр училищесын тәмамлаган егет, 11 ел инде басу-кырларны иңли. Ул гел алдынгылар арасында. "Тырышканымны җитәкчеләр дә күрәләр. Сабантуй бәйрәмнәрендә, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетларында район һәм республика күләмендә күп мәртәбәләр зурладылар. 2013 елда районда һәм Казан шәһәрендә узган "Иң яхшы һөнәр иясе" бәйгесендә катнашып "Иң яхшы механизатор" дигән номинациядә беренче урынга лаек булдым" ди Илнар.

40 еллык тарихы булган училище авыл хуҗалыгы өчен 11 меңнән артык эшче һәнәр иясе әзерләп чыгарды. Укуны тәмамлаган яшьләр, авыл хуҗалыгы оешмаларында, җаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җәмгыятендә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, кафеларда хезмәт куялар.

Авыл яшьләре актив тормыш белән яши бүген. Мәдәният, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлекләре, "Мизгел" яшьләр үзәге, "Искра" активистлар хәрәкәте белгечләре әледән-әле төрле кызыклы чаралар оештыралар. Район күләмендә узучы җәйге һәм кышкы спартакиадаларның төп катнашучылары да нәкъ менә алар. Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл яшьләре" республика спартакиадасында район командасының призлы урынга лаек булуы да күп нәрсә турында сөйли.

Республика, район җитәкчелеге яшьләрнең яшәеше, эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып, булышып торганда ник калмаска авылда? Бар кеше дә шәһәргә юл тотса, табыныбыз күрке булган икмәк, сөт, итне кем җитештерер? Әйдәгез, илебезнең патриотлары булыйк, туган-үскән җиребездә яшик һәм эшлик!

Наилә Сәлахова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: