Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика программасы ярдәме белән укучылар өчен ике спорт мәйданчыгы булдырылачак

Мөслим урта мәктәбенең ихатасында булган иске мастерскойның сүтелүенә халык игътибар иткәндер инде. Биредә республика программасы ярдәме белән укучылар өчен ике спорт мәйданчыгы булдырылачак.

Аның берсе балаларга спортның баскетбол һәм волейбол төрләрендә уйнау мөмкинлеген бирсә, икенчесе мини-футбол мәйданчыгы булыр, дип көтелә. Элеккеге хәрби комиссариат бинасы да сүтелеп бетте. Төзелеш калдыклары гына калган бу урын да тиздән чистартылып, биредә файдалы, шул ук вакытта кирәкле объект булдыру күздә тотыла. Бәлкем, балалар мәйданчыгы да булыр әле ул. Ике урында да иске корылмаларны сүтү эшләрен районның "Мост" җәмгыяте эшчеләре башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев