Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика мәгариф министрлыгы мәктәпләр арасында рейтинг ясаган (МӨСЛИМ БУЕНЧА АЛДЫНГЫЛАР ИСЕМЛЕГЕ)

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре рейтингын төзеде. Исемлектә 43 райондагы һәм Чаллы шәһәрендәге иң яхшы мәктәпләр тәкъдим ителә. Рейтинг Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 27 июлендә чыккан №8340/15 боерыгы: "Татарстан Республикасының урта белем бирү оешмаларының рейтингын төзү һәм үткәрү турындагы карары" нигезендә төзелгән. Муниципаль мәгариф...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре рейтингын төзеде. Исемлектә 43 райондагы һәм Чаллы шәһәрендәге иң яхшы мәктәпләр тәкъдим ителә. Рейтинг Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 27 июлендә чыккан №8340/15 боерыгы: "Татарстан Республикасының урта белем бирү оешмаларының рейтингын төзү һәм үткәрү турындагы карары" нигезендә төзелгән. Муниципаль мәгариф бүленеше рейтингының төп максаты - муниципаль белем бирү оешмаларында белем бирү сыйфатын комплекслы бәяләү. Рейтинг төзүнең төп бурычлары: - урта белем бирү оешмаларының педагоглар коллективына белем сыйфатын яхшырту өчен этәргеч бирү; - урта белем бирү оешмаларында белем бирүне оештыру дәрәҗәсен үстерү; - укыту сыйфаты буенча аерымлангын һәм күпкырлы, шулай ук педагогларны бүләкләү өчен аларның казанышлары турында мәгълүмат алу. Рейтингның объектлары булып, гомуми урта белем бирү программаларын тормышка ашыручы, урта белем бирүче оешмалары санала: - урта белем бирү оешмалары; - югары дәрәҗәдәге урта белем бирү оешмалары. Рейтинг Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлеген һәм 2 шәһәр округын үз эченә ала. Рейтингның төп кулланучылар группасы: - урта гомуми белем бирү өлкәсендә эффектив карарлар кабул итү өчен, объектив мәгълүмат алуда кызыксынган белем бирү өлкәсендәге җитәкчеләр һәм белгечләр; - урта гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре; - белем бирү сыйфаты буенча объектив мәгълүмат алуда кызыксынган ата-аналар. Гомуми урта белем бирү оешмаларының эшчәнлеге узган уку елы нәтиҗәләре буенча эшләнгән һәм түбәндәге төп юнәлешләр буенча критерийларны үз эченә алган: - укучыларның белем сыйфаты; - милли мәгариф; - сәләтле балалар белән эшләү системасы; - тәрбия буенча эш; - куркынычсызлык белән тәэмин итү һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге; - кадраларны үстерү сыйфаты. Рейтинг нәтиҗәләре буенча белем бирү оешмаларына рейтинг коэффициенты бирелә. Мөслим районы мәктәпләре: Мөслим гимназиясе - 111,00 балл, Мөслим мәктәбе - 104,00 балл, Мөслим лицее - 103,00 балл, Күбәк мәктәбе - 101,00 балл, Татар Бүләре мәктәбе - 89,00 балл, Михайловка мәктәбе - 85,70 балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама