Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика конференциясе - 2017. БЕРЕНЧЕ КӨННӘН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген республика конференциясендә катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, Мөслим балалар бакчаларына юл тотты. Экскурсоводлар кунакларны Мөслим белән таныштырды.

"Кояшкай" балалар бакчасы Мөслимнең үзәк урамында урнашкан. Соңгы ике ел эчендә бакчаның эче дә, тышы да тулаем яңартылды. 40 еллык тарихы булган бакчада бүген заманча җиһазлар, зәвыклы бизәлеш, федераль укыту стандартларына туры килүче укыту-тәрбия бирү әсбаплары урын алган.

Бакча мөдире Миләүшә Солтанова кунакларга ихатаны балалар өчен кызыклы итеп төзелкәндерү серләрен сөйләде. Тәрбияче-методистлар балалар белән эшләү программалары белән таныштырды. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче нәниләр бакчада үзләштергән һөнәрләрен күрсәтте.

Республика конференциясенең беренче көне Тукай урамындагы оешкан Печән базары белән тәмамланды. Авыл җирлекләрендәге мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары әкият геройлары белән килгән иде. Кемдер Тукай әсәрләрен сәхнәләштергән, кемдер әкият геройларыннан композиция ясаган.

Республика конференциясе катнашучылары Мөслимнең һәр оешма-предприятиесе, ял итү паркларында истәлеккә фотога төште. Әлеге фотосессияләр вакытында "Мондагы матурлыкны сүз белән генә аңлатырлык түгел, үзебезнекеләргә күрсәтергә дип төшәбез" дигән сүзләр еш яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама