Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә кайда нинди чара үтәчәге билгеле

Татарстанда ел саен 30 августта Республика көне билгеләп үтелә. Шәһәр-районнарда бәйрәм чаралары башланды. 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Республиканың бәйсезлеге, аның туган көне хөрмәтенә мәдәни чаралар быел тагын да киңрәк колач җәя. Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин быел республика муниципаль берәмлекләрендә 900дән артык...

Татарстанда ел саен 30 августта Республика көне билгеләп үтелә. Шәһәр-районнарда бәйрәм чаралары башланды. 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Республиканың бәйсезлеге, аның туган көне хөрмәтенә мәдәни чаралар быел тагын да киңрәк колач җәя. Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин быел республика муниципаль берәмлекләрендә 900дән артык мәдәни-массакүләм чара планлаштырылганын хәбәр итте. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Республика көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла торган чаралар инде бөтен көченә бара. Төрле урыннарда күпфункцияле мәдәният үзәкләрен, спорт корылмаларын һәм башка объектлар ачылышын да махсус шушы бәйрәмгә туры китерәләр. Бәйрәм хөрмәтенә республикада яңа парк һәм скверлар да ачыла. Капиталь ремонттан соң мәдәни билгеләнешле 11 объект үз ишекләрен ачачак. Ишегалларында халык өчен бәйрәм чараларын үткәрү күркәм традициягә әйләнеп бара. - Ишегалды бәйрәме үзен кызыклы, нәтиҗәле чара итеп күрсәтте. "Бәйрәм һәр йортка керә" дигән шигарь быел да саклана, - ди Ләйлә Фазлыева. - 29-30 августта шәһәргә чыга алмаучылар үз микрорайонында да бәйрәм мохитен тоя алачак, - ди Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов. 30 августта парк һәм скверларда 120дән артык чара оештырыла Шуларның кайберләренә тукталыйк... Чаллының Сидоровский паркында "Туган җирем Татарстан" музыка фестивале, "Татлы Чаллы" гастрономия фестивале узачак. Лениногорскидагы Юбилейный паркында театральләштерелгән тамаша узачак. Кукмара Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Гөлбакчалар иле Татарстан" халык иҗаты фестивале узачак. Һәр районда 29 августта халык өчен төрле урыннарда төп бәйрәм чаралары башлана. Минзәлә районында Җиңү һәм Ленин паркларында XX гасыр башы тарихы буенча "Помним все" квесты булачак. 30 августта Лениногорск районында Юбилейный паркында балалар иҗат коллективлары һәм мәдәният йортлары катнашында "Без - бергә" концерты узачак. Лаеш районында Горький исемендәге паркта - "Татарстан дулкынында", ә Түбән Кама районында "Гаилә" паркында "Яратам сине, Татарстаным" күңел ачу программасы көтелә. Гомумән, 17-30 август көннәрендә барлык мунципаль берәмлекләрдә бәйрәм чаралары узачак. Казанда бәйрәм программасы 29 август: 12.30 сәгатьтә Казанның Зур Кызыл урамында республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылачак. Тантанада Табиев һәм Усмановның туганнары да катнашачак. 17.00 сәгатьтә - "Казан" гаилә үзәгендә җыр бәйрәме башлана. Башта Татарстан артистлары, иҗат коллективлары катнашында Башкортстанның "Туган тел" телеканалы концерты оештырыла. 20.00 сәгатьтә - Турецкий хоры концерты. 30 август: Казан Ратушасында Казан мэры Илсур Метшин катнашында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булачак. Казанның Мактаулы китабына мактаулы гражданнар исеме кертеләчәк. Иске Татар бистәсе: 10.00 сәгатьтә - Иске Татар бистәсе территориясендә 32нче тапкыр "Уйнагыз, гармуннар" халык иҗаты фестивале узачак. Республика бәйрәмендә 28 муниципаль берәмлектән 600гә якын гармунчы катнашачак. 16.00-18.00 сәгатьтә - "Казан сөлгесе" фестивале. 18.00-20.00 сәгатьтә - татар альтернатив музыкасы концерты. 10.00 сәгатьтә - Казанның Горький исемендәге паркында күңел ачу чаралары башлана, анда кичкә кадәр төрле спорт, белем бирү, күңел ачу чаралары, мастер-класслар оештырыла. 11.00 сәгатьтә - Һади Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары скверында татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узачак. 11.00 сәгатьтә - Сыртланова урамында балалар паркы ачыла. 13.00 сәгатьтә - Казанның Меңъеллык мәйданында Kazan City Racing авто һәм мотошоу узачак. 13.00 сәгатьтә - "Казан" гаилә үзәгендә спорт бәйрәме булачак. Оештыру өчен "Матч ТВ" җаваплы. 14.00 сәгатьтә - Черек күл паркында "Музыка вокруг нас" классик музыка фестивале узачак. Республика көнен Казан ипподромында ат чабышларыннан башка күз алдына китереп булмый. 15.00 сәгатьтә - Татарстан Президенты кубогына ат спорты бәйрәме башлана. Чиста гарәп токымлы атлар чабышы кызык булачак. 19.00 сәгатьтә ипподромда бәйрәм салюты булачак. 18.00-20.00 сәгатьтә - "Казан" гаилә үзәгендә концерт программасы. Быел Республика көненә Казанга чыгыш ясарга җырчы "Елка" һәм Митя Фомин чакырылган. 20.00-22.00 сәгатьтә - башкалада яшәүчеләр һәм кунакларны үз җырлары белән Митя Фомин, "Елка" кинәндерәчәк. 20.00 сәгатьтә - Игенчеләр сарае мәйданында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры катнашында "Казан көзе" опера концерты узачак. 22.00 сәгатьтә - Бәйрәм Казансу акваториясендә салют белән тәмамлана. Кремль яр буе һәм Казансуның каршы ягы, Сибгат Хәким урамы, "Казан" гаилә үзәге яныннан ул яхшырак күренәчәк. 30 августта Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей Алабуга халкын сөендерергә барачак. Аның чыгышы 19 сәгать 30 минут тирәсендә көтелә. Алабугада бу көнне "Пикник" урам ризыгы фестивале, шулай ук "Ут поэзиясе. Алабуга-2017" пиротехника сәнгатенең IV халыкара фестивале узачак. Чаллыда бәйрәм концерты Мәдәният һәм ял паркында 16.00 сәгатьтә башлана. Анда Нюша килүе көтелә. Әлмәттә төп бәйрәм чаралары 2-3 сентябрьдә узачак. Нефтьчеләр көненә "Би-2", "Ночные снайперы" һәм Элвин Грей чыгыш ясавы көтелә. Бәйрәм алдыннан Казанның К.Тинчурин һәм Г.Камал театрлары спектакльләр күрсәтәчәк. Г.Камал театры: 27 август 18.00 сәгатьтә - Г.Камал театрында "Көтәм сине" (Илгиз Зәйниев). 28 август 19.00 сәгатьтә - "Җилкәнсезләр" (Кәрим Тинчурин). 29 август 19.00 сәгатьтә - "Зәңгәр шәл" (Кәрим Тинчурин). К.Тинчурин театры: 27 август 17.00 сәгатьтә - "Әллә язмыш, әллә ялгыш". 28 август 18.30 сәгатьтә - "Эх, алмагачлары!" 29 август 18.30 сәгатьтә - "Ефәк баулы былбыл кош". Бәйрәм көннәрендә кайбер урамнар ябыла: Казанда 27-28 августта кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге сәгать 6.00 кадәр Меңъеллык мәйданы урамы ябыла. 29 августта 15-23 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамы ябыла, әмма Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр өлеше генә. "Казан" гаилә үзәгендә парковка территориясе 29 августта 15.00 сәгатьтән 30 августта 00.00 сәгатькә кадәр ябык булачак. 29 августта 20.00 сәгатьтән 31 августта иртәнге 6.00га кадәр үзәк урамнар ябык булачак. 30 август көнне җәмәгать транспорты 13.00 сәгатьтән 23.30га кадәр көндәлек эш режимында эшләячәк. 21.00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәгеннән Декабристлар урамы буенча 60 берәмлек автобус биреләчәк. Казан метросы иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр эшләячәк. Куркынычсызлыкны саклау өчен барлык чаралар да күреләчәк. Һәр мәйданчыкта сувенирлар сатылачак, туклану нокталары да булачак. Урыннарга чыгып ашатулар да оештырылачак. Муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X