Мөслим-информ

Ренат кебекләр күбрәк булсын!

Бу мөлаем егет –“Агромастер” җитештерү компаниясенең лазер станогы операторы Ренат Кәрамов.

Бу мөлаем егет –“Агромастер” җитештерү компаниясенең лазер станогы операторы Ренат Кәрамов. Запас частьләр әзерләүдә зур төгәллек белән эшләүне таләп итүче ЧПУ (санлы-программалы идарә итү) станогында Ренат өченче елын эшли. Япониянең “Мицубиси” исемле җайланмасында авыл хуҗалыгы техникасы һәм агрегатлар өчен кирәкле узеллар, “Татэлектромаш” заводы өчен запас частьләр әзерли егет. Компания җитештергән продукциянең 80 проценты аның кулы аша уза. “Ренат компаниягә 2011 нче елны эшкә килгән иде. Иң элек газ белән кисүче Кытай җайланмасында, аннары Болгариядән кайткан лазер станогында эшләде. Башкарган хезмәте зур төгәллек таләп итә. Кабаланмыйча, сан артыннан кумыйча, сыйфат өчен эшли егетебез. Ренат кебекләр күбрәк булсын иде”,– ди компания җитәкчелеге.

Лилия Шәймиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: