Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ренат Ибраһимов Сириядәге Татарстан офицерларына җырлады

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядәге Хмеймм хәрби базасында булды. Ул Татарстан хәрби хезмәткәрләре белән очрашты.

Равил Әхмәтшин хәрби хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, шул исәптән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сәгатьләр һәм истәлекле медальләр тапшырды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле вәкиллеге каршында төзелгән Офицерлар клубы эше турында сөйләде һәм әлеге клуб әгъзаларын тәкъдим итте, алар Сириягә килгән Татарстан делегациясе составына керде. Алар-Россия Геройлары, хәрби очучылар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Владимир Алимов, Марат Алыков һәм Рәфыйк Ихсанов.
Татарстан хәрби хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында Равил Әхмәтшин, 80 нче елларда Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәне турында сөйләде. 
Очрашу хәрби базада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева үткәргән концерт белән тәмамланды. 
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/22-10-2020/vkusnye-gostintsy-s-rodiny-vruchili-ofitseram-iz-tatarstana-na-voennoy-baze-v-sirii-5780460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев