Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ремонттан соң музей нинди үзгәреш кичергән?

Музейга яңа сулыш өрелгән. Заллар яңа экспонатлар белән тулыландырылган.Бинаның беренче катына урнашкан табигать-археология залына таксодермик сыннар (хайван карачкылары) урнаштырылган. Биредә махсус заказ белән ясатылган безнең тирәлектә яшәүче киек кошлар, су һәм урман җәнлекләре урын алган.

Аерым залларда элмәтакталар яңартылган. МөҗәһитӘхмәтҗәнов, Илгиз Исламов кебек һәвәскәрләр төшергән фотолар эленгән. Музей фондында сакланган, Түбән Табын, Сал.Мухан, Рус Шуган мәктәпләре музейларыннан китерелгән, быел үткәрелгән археологик казу эшләре вакытында табылган борынгы экспонатлар да тәртип белән урнаштырылган.

Көнкүреш һәнәрләре залы ХХ гасырга кадәр игенчелек, тимерчелек, умартачылык, сәүдәгәрлек белән кәсеп иткән бабаларыбыз тормышын чагылдыра. Биредә татар һәм рус йорты күренеше, керәшен татарлары һәм мари халыкларының милли киемнәрен дә күрергә мөмкин.

Дан залында Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы чоры тасвирлана.Совет чоры, Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышы тарихлары, анда катнашкан якташларыбыз турында истәлекләр урын алган.

Күргәзмә залында исә райондашларыбызның иҗат эшләре белән танышырга мөмкин.Музейда заманча технологияләр дә бар. Электрон станциядән һәр авылның тарихы һәм күренекле шәхесләре турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев