Мөслим-информ

Рекордлы уңыш алалар

“Намус” агрофирмасында бөртеклеләр быел 4 мең гектарга якын мәйданда үстерелде.

Бу көннәрдә агрофирманың 4 комбайны “Скипетр” сортлы көзге бодай басуында хәрәкәт итә. Контроль суктыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәр гектардан 60шар центнер уңыш чыга. “Рекордлы уңышка ирешүнең сере – чәчүлек орлыкның яхшы сыйфатлы булуында, агротехник таләпләрне төгәл һәм үз вакытында үтәүдә”, – ди агрофирманың генераль директоры Эмиль Кәшәфетдинов. Комбайннардан ашлык 35әр тонна сыйдырышлы “Флигель” бункер-төягечләренә бушатыла. “Айсон” арбалары ашлыкны басудан аерым урындагы көшелләргә чыгара. Комбайннарга заправка кырда ясала. Янгын сүндерү, техник хезмәт күрсәтү машинасы да агрегатлар янәшәсендә генә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: