Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Референдумда халыкның активлыгы күзәтелә

12.00 сәгатькә Мөслим авыл җирлеге буенча 2375 кеше тавыш бирергә өлгерде. 

Мөслимдә тавыш бирү биш сайлау участогында бара. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтә тавыш бирүчеләрне кабул итә башлады. Тавыш бирү башлану вакытына район буенча 6534 сайлаучы теркәлде.

1987 сайлау участогы Мөслим лицее бинасында урнашкан. Тавыш бирү башлану вакытына участокта 1210 сайлаучы теркәлгән иде. Иртәнге сәгатьләрдән үк тавыш бирүчеләр килә башлады. Иң беренчеләрдән булып үз тавышын биргән хезмәт ветераны Флүрә апа Дәүләтшина фикерләре белән уртаклашты:

– Һәр сайлауда һәм референдумда мин беренчеләрдән булып тавыш бирәм. Бүген дә беренче булып җирлегебез өчен әһәмиятле вакыйга уңаеннан тавышымны бирдем. Мөслимебез көннән-көн үсә, яңара. Бу үзгәрешләрдә безнең дә өлешебез булу аеруча сөенечле. Райондашларыбыз актив булып, тавыш бирүдә ктанашсыннар иде, дип телим. Киләчәктә дә шушы матур җирлегебездә сау-сәламәт, бердәм булып яшәсәк иде.

Иртәнге 9.00 сәгатькә әлеге участокта 200гә якын кеше тавыш бирергә өлгерде. Тавыш бирергә килүчеләр коймактан да авыз итте.

1986 нчы сайлау участогы “Мизгел” яшьләр үзәге бинасында урнашкан. Биредә 1203 сайлаучы теркәлгән. Биредә сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Участок сайлау комиссиясе секретаре Ләйсән Миннәхмәтова да тавыш бирергә килүчеләрнең активлыгын билгеләп үтте:

– Бүген райондашларыбыз бигрәк тә актив. Бу вакытка, ягъни 9.30 сәгатькә 300гә якын сайлаучы тавыш бирде. Тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Сайлаучыларга кайнар коймак белән чәй эчәргә тәкъдим итәбез. Райондашларыбыз үзара салым программасын бик уңай кабул итәләр. Чөнки үзгәрешләрнең һәрберсе күз алдында.

12.00 сәгатькә Мөслим авыл җирлеге буенча 2375 кеше тавыш бирергә өлгерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан референдум самообложение 2019 үзарасалым