Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Референдум уңаеннан ярминкә гөрләде

Ярминкәгә терлек һәм кош ите, балык һәм бал сатучылар күпләп килгән иде.

Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр алта ноктада каз һәм күркә ите, җиде ноктада эре терлек ите, дүрт ноктада балык һәм биш ноктада бал белән сату иттеләр. Ярминкәгә килгән райондашларыбыз ит һәм балыкны бик теләп алдылар. Җиләк-җимеш, колбаса эшләнмәләре сатучылар янында да сатып алучылар күпләп җыелды. Калай эшләнмәләре белән сату итәргә килгән Рүзәл Минһаҗев һәр ярминкәдә бик теләп катнашуын билгеләп үтте:

– Ярминкә борын-борыннан кешеләрнең аралашу, күрешү урыны булып торган. Үзем дә ярминәләргә сату белән килсәм дә, райондашларыбызның бер-берсе белән матур итеп күрешүен, гәпләшүен карап хозурланам. Халык ярминкәләргә бик яратып йөри. Һәрберсе үзе теләгән әйберне сатып ала.

Мәгариф ветераны Моряк Йосыпов бүгенге ярминкәнең мөһим булуын билгеләп үтте:

– Бүген Мөслимдә үзара салым җыю буенча референдум уза. Мондый көнне ярминкә үткәрү бигрәк тә мөһим. Чөнки халык, бердән, тавыш бирергә килә, икенчедән, ярминкәдә үзенә кирәк товарны алып, дус-танышын очратып, ял итеп кайтып китә. Мөслимлеләр ярминкәләрне бик ярата, без үзебез дә бер ярминкәдән дә читтә калмыйбыз. Соңгы вакытта уздырылган ярминкәләр аеруча бай. Продукция дә сыйфатлы һәм кибетнекенә караганда арзанрак та.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев