Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Референдум нәтиҗәләре

Район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, 8 декабрь көнне район үзәгендә үзара салым җыю буенча үткәрелгән референдум узган һәм гамәлдә дип билгеләнде.

Тавыш бирү төгәлләнү вакытына референдумда катнашучылар исемлегенә 6534 кеше кертелде. Тавыш бирүдә 4222 кеше катнашты, бу – катнашучыларның 64,62 проценты. Үзара салым җыюны хуплап 3091 кеше (73,21 процент) тавыш бирде. Каршы тавыш бирүчеләр – 1131 кеше (26,78 процент). Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча участок сайлау комиссияләре беркетмәләренең беренче данәсе нигезендә Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе төзелде һәм Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясенең 2019нчы елның 8 декабрендәге 488 санлы карары белән расланды. Үзара салым 1 мең сум күләмендә җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X