Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Реестрга кертмәгән өчен

Район прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, хезмәтләр, хезмәт күрсәтү сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы закон таләпләрен саклауны тикшерде. 

Ачыкланганча, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының товарлар, хезмәтләр, хезмәт күрсәтүне сатып алуны көйләү бүлегенең сатып алуларны башкару өчен җаваплы вазыйфадагы заты дәүләт контракты реестрына район Башкарма комитеты заказчы булган контрактларның үтәлүе турындагы мәгълүматларны кертүне тәэмин итмәгән. 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы әлеге вазыйфадагы затка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.31 маддәсе 2 бүлегендә каралган (заказчылар тарафыннан төзелгән контрактларның реестрын алып бару тәртибен бозу) административ хокук бозу турында эш кузгатты. Моннан тыш район Башкарма комитеты җитәкчесе адресына шулай ук ачыкланган кимчелекләрне бетерү турында гариза кертелде. Ул карап тикшерелде, прокурор таләбе канәгатьләндерелде, хокук бозу бетерелде, гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 
Район прокуратурасы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев