Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәрчак иминлек сагында

Һәр елның 10 ноябрендә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген әлеге дата уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә бәйрәм тантанасы узды.

Бүген 50 дән артык хезмәткәр район халкының иминлеге сагындатора. Бүлекнең нәтиҗәле эшчәнлеген оператив мәгълүматлар дәлилли. Узган ел белән чагыштырганда җирлектә булган җинаятьләр саны 6,8%ка кимегән. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклауга зур игътибар юнәлтә. Бүген полиция хезмәткәрләре оешма-предприятие вәкилләре катнашында оештырылган ДНД рейдларының нәтиҗәсе зур, дип ассызыклый. Иң актив ике ирекле халык дружинасы вәкиленә 5 мең сум күләмендә премия дә тапшырылган. Шушы көннәрдә генә районның ЮХИДИ бүлеге дәүләт бүләгенә лаек булды. Республика җитәкчелеге район инспекторларына яңа машина ачкычы тапшырды.

Рәсемдә: район эчке эшләр бүлеге коллективы һәм ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев