Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәрберсенә бүләк бар

Мөслим районы прокуратурасы мәктәп укучылары арасында рәсем бәйгесе үткәрде. Бәйге Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Конкурста башлангыч һәм урта сыйныфларда укучы 25 бала катнашкан. Балалар прокуратура эшчәнлеген ничек күзаллауларын рәсемгә төшергән. Рәсемнәрдә кино геройлары да тасвирланган, символик сурәтләр дә күп.

– Конкурсны оештырганда рәсемнәр арасында призлы урыннар билгеләрбез, дип планлаштырган идек. Рәсемнәрне күргәч, югалып калдык: барысы да матур! Шуңа конкурста катнашкан укучыларның барысын да бүләкләргә булдык, – ди Мөслим районы прокуроры Данис Әхмәтҗанов. 
Нәтиҗәдә конкурста катнашкан 25 укучы да дипломнар һәм портатив колонкалар белән бүләкләнде. Укучыларга прокуратура эшчәнлеге турында документаль фильм да күрсәтелде. Укучыларга очрашу бик ошады. Соңыннан балалар истәлек өчен прокуратура хезмәткәрләре белән фотога да төште.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X