Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разведчик Сәгыйдулла

Әмәкәй авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйдулла Зариповның сугышчан юлы гыйбрәтле вакыйгалар белән үрелгән. Сугышның мәңгелек ярасын аның аяклары һәрдаим искә төшереп тора. Дошман пулясы яралаган буыннар бүген дә туктамый сызлый. Сәгыйдулла абыйга бүген 94 яшь. Фронтовик башыннан кичкән вакыйгалар турында күзләре белән искә ала.

1941 нче елның 6 декабрендә аны хәрби хезмәткә озаталар. Казанга хәрби частьләргә урнашалар. 1942 елның февралендә аларны газаплы һәм михнәтле озын юлга озаталар. Тормыш мәктәбен үтмәгән яшь-җилкенчәк Брянск урманнарында запаста булган 59 нчы гвардия укчы полкына килеп кушыла. Ә сугыш кызганнан-кыза гына бара. Сәгыйдулла абый ике мәртәбә яралана. Ләкин авырлыклар аны сындыра алмый. Ул дәваланып, янәдән үз полкына кайта. Аларны разведчиклыкка өйрәтәләр. Беркөнне сигез кешелек группага "тел алу" бурычы йөклиләр. Эш авыр булса да, боерык уңышлы үтәлә. Тик кайту юлында аларга ут ачалар. Сәгыйдулланың ике аягына да пуля эләгә. Ул кыр госпиталендә аңына килә. Аягына операция ясасалар да, тирән яралар тиз генә төзәлми. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. 21 яшьлек егет, II группа инвалид булып, ике култык таягында туган авылы Әмәкәйгә кайта.

Яраланып кайтса да, башы-аягы белән эшкә чума. Авылда почта элемтәсендә, янгын сүндерү бүлегендә эшли. Әмәкәйнең ул заманда гөрләп торган зур базар җитәкчесе, ат караучы, фермада хисапчы, хуҗалык мөдире, бригадир вазыйфаларын башкара. Җаваплы, үз эшенә намус белән караучы Сәгыйдулла абый һәрвакыт тынгысыз хезмәттә була. Тормыш иптәше Рәшидә белән 5 балага гомер бүләк итәләр. Сәгыйдулла абый - шигъри җанлы кеше. Аның "Яшик әле" дип исемләнгән җыентыгын балалары кадерле ядкәр итеп саклый.

Бүгенге көндә Сәгыйдулла абый Мөслимдә улы Сабирҗан белән килене Гүзәлия тәрбиясендә яши. 64 ел бергә гомер иткән Рәшидәсе янәшәсендә, 5 баласы да бу тормышта үз урыннарын тапкан, 10 оныгы, 12 оныкчыгы бабаем дип өзелеп тора. Үзенең барлыгы белән тирә-юньгә нур чәчеп, күрсәткән батырлыгы, илебезгә алып килгән җиңү таңы өчен халык рәхмәтен тоеп яши.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев