Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разведчик Сәгыйдулла

Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калды бүгенге көндә. "Мин сугыш ветераны!" дип күкрәк какмас алар. Башкаларның бәхетеннән көнләшмичә, тыныч кына, тыйнак кына яши бирерләр.

Әмәкәйдән Бөек ватан сугышы ветераны Сәгыйдулла Зарипов та шундыйларның берсе. Аның да сугышчан юлы гыйбрәтле, кызганыч вакыйгалар белән үрелгән. Сугышның мәңгелек ярасын аның аяклары һәрдаим искә төшереп тора. Дошманнар яралаган буыннар бүген дә туктамый сызлый. Сәгыйдулла абыйга бүген 94 яшь. Сәламәтлеге какшап торган ветеранның янәшәсендә яшьли сөйгән яры - тормыш иптәше Рәшидә бар. Сәгыйдулла абыйның башыннан кичкән вакыйгалар турында ул да яшь тулы күзләр белән искә ала.1941 нче елның 6 декабрендә Сәгыйдулланы хәрби хезмәткә озаталар. 1942 елның февралендә аларны - дөнья күрмәгән яшь-җилкәнчекне газаплы һәм михнәтле озын юлга чыгаралар. Тормыш мәктәбен үтмәгән егетләр Брянск урманнарында запаста булган 59 нчы гвардия укчы полкына килеп кушыла. Ә сугыш кызганнан-кыза гына бара. Сәгыйдулла абый 2 мәртәбә яралана. Ләкин авырлыклар аны сындыра алмый. Ул дәваланып, янәдән үз полкына кайта. Шул көннән алар разведчик вазыйфаларының кагыйдәләрен, серләрен төшенү буенча күнегүләр үтәләр. Беркөнне сигез кешелек группага "тел алу" бурычы йөклиләр. Эш авыр булса да, боерык уңышлы үтәлә. Тик кайту юлында аларга ут ачалар. Сәгыйдулланың ике аягын да пуля үтәли тишә. Ул кыр госпиталендә аңына килә. Яраларына операция ясасалар да, тирән яралар тиз генә төзәләм дими. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. 21 яшьлек егет, II группа инвалид булып, ике култык таягында туган авылы Әмәкәйгә кайта.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Яраланып кайтса да, авылда эшче көче җитмәгәч, башы-аягы белән эшкә чума. Авылда почта элемтәсе, янгын сүндерү бүлеге җитәкчеләре, Әмәкәйнең ул заманда гөрләп торган зур базар җитәкчесе, атлар караучы, фермада исәп-хисапчы, хуҗалык мөдире, бригадир вазыйфалары. Җаваплы, үз эшенә намус белән караучы Сәгыйдулла абый һәрвакыт тынгысыз хезмәттә була. Тормыш иптәше Рәшидә - Яңа Карамалы кызы белән яратышып өйләнешеп, 5 балага гомер бүләк итә алар. Яшьтән шигырь язучы ветеранның "Яшик әле" дип исемләнгән җыентыгын балалары кадерле ядкарь итеп саклый. Бүгенге көндә Сәгыйдулла абый Мөслимдә улы Сабирҗан белән килене Гүзәлия тәрбиясендә яши. Гаиләдә өлкән кеше булганына куанып бетә алмый балалары. Бүгенге көндә Сәгыйдулла абый бәхетле картлыкта яши дисәк тә ялгышмабыз. Тормыш иптәше - 64 ел бергә гомер иткән Рәшидәсе янәшәсендә, 5 баласы - бу тормышта үз урыннарын тапкан, 10 оныгы, 12 оныкчыгы бабаем дип өзелеп тора. Рәшидә апа Сәгыйдуллам исән генә булсын, чәйнәп ашатырга да әзер, ди. Йөрәгегез типсен әле, Сәгыйдулла абый, якыннарыгыз өчен кирәкле, кадерле бит сез! Үзегезнең барлыгыгыз белән тирә-юньгә нур чәчеп, күрсәткән батырлыгыгыз, илебезгә алып килгән җиңү таңы өчен безнең рәхмәтебезне тоеп яшәгез.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев