Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз агрономнары семинарда катнашты

17 март көнне "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгының ындыр табагында укыту-өйрәтү семинары узды. Район авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары бу көнне орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү буенча фикер алышты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мизхат Нәбиев сүзләренчә, "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы һәр ел саен язгы чәчү кампаниясенә зур әзерлек белән керә. Аерым игътибар орлыкларны җылыту, кирәкле препаратлар беләг дәвалауга юнәлтелә. Семинар барышында исламовлыларның эш тәртибе башка хуҗалыкларга үрнәк итеп куелды. Россия "Россельхозцентр" учреждениесенең Татарстан буенча филиалы белгечләре үзләрендә җитештерелүче биологик пестицидлар һәм минераль ашламаларны алыштыручы башка препаратлар турында сөйләде. Орлыкларны төрле чирләрдән коткарырга ярдәм итүче әлеге препаратлар химик ашламаларга карый 10-15 тапкырга очсызрак, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев