Мөслим-информ

Районны газлаштыру тарихы

Шунлыктан һәрбер колхоз-совхоз, оешма-предприятие җитәкчесенә үз авылларын, оешмаларын газлаштыруда планда булмаган барлык ресурсларны, сәнәгать предприятиеләре белән булган үзара мөнәсәбәтләрне, якташлык-туганлык җепләрен файдалану бурыч итеп куелды. Район җитәкчелегеннән башлап, гади бер авыл кешесенә кадәр, һәрберебез, бу юнәлештә нәрсәдер таптык-юнәттек, алып кайттык.

( Дәвамы. Башы 43,45,47 саннарда)

Бездә базар икътисадына кереп китү шуннан башлангандыр дип уйлыйм. Бик тәвәккәл адымнар ясарга, төрле алыш-биреш вариантлары уйлап чыгарырга туры килде. Әмма ул чорларда без боларның барысын да район халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып башкардык. Берничә генә мисал китерәсем килә. Түбән Кама шин заводында директор булып эшләүче Мөнәвәр Әюпов күп күләмдә машина шиннары бирде. Без аларны мәктәпләр өчен кирәк булган газ котелларына алыштырдык. Әлмәтнең “Нефтемаш” заводы директоры котеллар бирде. Ул заводның республика бюджетына булган бурычларын ябу хисабына газлаштыруда бик кирәк булган Т-100 бульдозеры, МАЗ автомашинасы базасындагы 10 тонна күтәрешле кран, “Урал” автомашинасы базасындагы техник ярдәм машинасы алдык. Саратов өлкәсендәге “Волгамонтажгаз” идарәсенең генераль директоры Рафик Хәсәнов Сал. Мухан авылын газлаштыру өчен җитәрлек торбалар бирде. Казан шәһәре хакимиятенең ул чактагы урынбасары Ленар Вәлиев (Күбәк авылында туып үскән), Яр Чаллы шәһәренең тимер-бетон заводы директоры Разин Галиев (Баланлы) кебек игелекле якташларыбызның ярдәме искиткеч зур булды. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә оештырылган якташлар җәмгыятьләренә таянып эшләү дә күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде.Газлаштыру фондының башкарма директоры вазыйфасына Биектау районы хакимияте башлыгы Җәүдәт Миннәхмәтов куелганнан соң безнең инициативаларның һәрберсе хупланды, планлаштырганча эшләргә мөмкинлек бирелде. Газлаштыру фонды, кайсы район күпме эшли ала, шуның кадәр ресурс бүлеп бирде. Аларны файдаланып бетермәгән районнарга бирелергә тиешле материалларны да без ала алдык. Район газлаштыру темплары буенча да, прогрессив материаллар – торбалар файдалану буенча да республика күләмендә алда иде. Шунлыктан безнең районда полиэтилен торбалар кулланып магистраль газүткәргечләр төзү һәм социаль-мәдәни объектларны газлаштыру буенча республика семинарлары үткәрелде.Газ кергәнче ташкүмер ягып җылытылган мәктәпләр, балалар бакчалары, клубларга җыйнак кына газ мичләре урнаштырылды. Газга күчерелгән биналарның җылылык системалары да үзгәртелде, яңартылды. Газ котелларына хезмәт күрсәтү өчен элеккеге кочегарлар урынына операторлар укыту кирәк иде. Һөнәр училищесы базасында Әлмәттәге бораулаучы кадрлар әзерләү мәктәбе филиалын ачып, котельный операторлары әзерләдек. Бу эшләрне торак-коммуналь хужалыгының баш энергетигы Фәнил Камалов оештырды. Җитештерү объектларына газ кертү эше дә киң җәелдерелде. Мөслим коры сөт заводы, “Сельхозтехника”, ашлык кабул итү предприятиесе, хуҗалыкара төзелеш оешмасының ул вакыттагы җитәкчеләре тиз арада предприятиеләрен газга күчерде. Колхозларда ремонт мастерскойлары, гаражлар, азык цехлары, авыл кибетләре, район картлар йорты һәм бина эчендәге мунча да зәңгәр ягулык белән җылытыла башлады. Шәхси эшмәкәрләргә дә үзләренең җитештерү объектларын газлаштыруда ярдәм күрсәтелде.

Рәсемдә: (сулдан уңга) район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов, аның беренче урынбасары Мисхәт Нәбиев, газлаштыру фондының башкарма директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, шәхси эшмәкәр Георгий Пискунов яшелчә теплицасына газ җибәргәндә.

(Дәвамы бар).

Рөстәм ШӘРИПОВ

Мөслим.

Фото – авторның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: