Мөслим-информ

Районны газлаштыру тарихы

Мөслимне һәм җирлек авылларын газлаштыру – халык мәнфәгате өчен башкарылган һәм район тарихында зур урын алган гаять мөһим эшләрнең берсе.

Кешелек тарихының үсеше халыкның уңай яшәү урыннары эзләп табуы һәм шул шартларда тормыш итүе белән бәйләнгән. Кешеләр елга буйларын, уңдырышлы туфраклы җирләрне, урман-әрәмәләргә якын урыннарны сайлап шунда төпләнгәннәр. Баштагы чорларда яшәү өчен уңай шартлар кебек тоелса да, халык әкренләп җылырак климатлы якларга да, акча эшләргә дип, күмер шахталарына, нефть һәм химия тармакларына, зур төзелешләргә күчеп киткән. Авыл җирендә яшәп калган кешеләрнең иң үзәгенә үткән нәрсә кышка ягулык әзерләү – аны урманнан алып кайту, турау, ярып утын итү булды. Корыган агачны кисү өчен рөхсәт алу да зур проблема иде. Ә урман якын булмаган авылларда халыкның күпчелеге җәй айларында тирестән кирпеч сугып, мичләренә тирес ягып яшәде. Бу авырлыкларны күреп үскән һәм иң авыр елларда Татарстан язмышын үз өстенә алган Минтимер Шәймиевнең 1985-1989 елларда Татарстан Министрлар Советын җитәкләве, 1991 елдан Татарстан Республикасы Президенты булып сайлануы Татарстан халкы өчен зур бәхет булды. 
80нче елларның урталарына кадәр табигый газны нефть чыкмаган районнарда файдалану турында сүз дә бармады. Ул елларда Мөслим район партия комитетының беренче секретаре булып Рәис Хәбибуллин эшли иде. Район республика күләмендә авыл хуҗалыгы продуктларының барлык төрләрен җитештерү буенча да – алдынгылар рәтендә, Рәис Хисамович зур авторитетлы җитәкче иде. Шул елларда Мөслим белән Тойгелде авыллары арасында нефть кудыру станциясе (НПС) төзелде. 
Аларның эшче-хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү максатында Мөслимдә өчәр катлы ике йорт төзелде. 1984 елда, бу йортларны җылылык белән тәэмин итүне күздә тотып, нефтьчеләрне дә җәлеп итеп, Мөслимнең үзәк котельныена һәм НПС йортлары янында урнашкан котельныйга газ кертү проектлары төзелә башлады. Бу эштә Сергей Лебедич җитәкләгән Бөгелмә нефть кудыру идарәсе ярдәм итте. 
Үзебезнең республикада газ һәм нефть чыгуга карамастан, газ кулланырга рөхсәт – “лимит” алу бик җинел булып чыкмады. Аны Мәскәүдә СССР Госпланы гына бирә. Документлар әзерләү һәм лимит артыннан йөрү ул вакытта район башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкарган Энгель Гәрәевкә йөкләнде. Документлар әзерләүдә НПС инженерлары ярдәм күрсәтте. Лимит алу – үзе бер тарих. Мәскәүдә бер атна тирәсе Россия Госпланы тирәсендә йөргәннән соң, Энгель Әмировичны Госпланның канцеляриясендә: – Документларыңны калдыр, бер-ике айдан җавап бирербез”, – дип, кире боралар. Район җитәкчелеге ул вакытта РСФСР Верховный Советы депутаты булган Бәһиҗә Баһауованы ярдәмгә җибәрә. Ул Мөслим, Минзәлә, Актаныш җирлекләреннән депутат итеп сайланган иде. 
– Энгель шалтыраткан көнне үк мине Бөгелмәдән Мәскәүгә очучы самолетка утыртып җибәрделәр. Аэропортта Энгель Әмирович каршы алды. Ул кырынмаган, ябыгып беткән, кунакханәгә урнаша алмый вокзалларда кунып йөреп, сукбай хәленә калган иде. Верховный Совет депутатларына сессияләр чорында башкаланың “Россия” кунакханәсендә яшәү өчен бронь бирелсә дә, планда билгеләнмәгән бару булгач, мине дә гостиницага кертмәделәр, – дип искә ала Бәһиҗә апа. 
Лимит артыннан йөри башлаганчы урнашу проблема була. Мөслимдә җитәкче органнарда эшләгәннән соң, Мәскәүгә китеп урнашкан Марсель Вәлитов ярдәме белән “Комсомольская” кунакханәсендәге ике кешелек бүлмәдән бер урын бирәләр боларга. 
– Безгә кадәр ул бүлмәдә бер ир-ат яши иде. Энгель Әмировичның төс-кыяфәтен күргәч, кызганыпмы, бездән куркыпмы, теге кеше: “Дусларым янында урын бар”, – дип, бүлмәдән чыгып ук китте. Лимит мәсьәләсен хәл иткәнче Энгель Әмирович белән бер атналап шунда яшәдек, – ди Бәһиҗә апа. – РСФСР Госпланында депутат удостоверениесен күрсәткәч, миңа игьтибар гел башка төрле булды. Госплан рәисенең “зам”нары бөтен кабинетларда йөртеп, безнең документларны үзләре төзәтеп, әзерләп, СССР Госпланына үзләре илтеп тапшырды. Без аларны икенче машинада озата бардык. Безнең документларны тикшереп: “Бар да яхшы, кайтыгыз, бер атнадан почта аша алырсыз”, – диделәр. Чыннан да, атна-ун көн үтүгә лимит килеп җитте. Аннан соң да әле унлап хуҗалыкка лимит алып бирдем, алары ул кадәр үк авыр булмады. 
Газлаштыру буенча эшләрне республика күләмендә Министрлар Советы, аның рәисе

Минтимер Шәймиев контрольдә тотты. Көндәлек эшне аның урынбасары Мөхәммәт Сабиров алып барды. Ул 1984-1989 елларда Министрлар Советы рәисе урынбасары, 1990-1995 елларда ТР Премьер-министры булып эшләде. 
Казанга күчкәнче “Востокмонтажгаз” тресты управляющие, аннан соң “Татнефтегазстрой” берләшмәсенең генераль директоры булып эшләп, нефть-газ объектлары төзелешләрендә зур тәжрибә туплаган иде. Аңа төзелеш мәсьәләләре буенча көннең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать иттек, мәсьәлә уңай чишелеш тә тапты. 

(Дәвамы бар). 
Рөстәм Шәрипов. Мөслим. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: